Ягулык хаклары тагын арткан...
"Башнефть" чираттагы тапкыр үз заправкаларында бәяләрне күтәрде.
Бүген, 25 ноябрьдә, дизель ягулыгы һәм АИ-100 маркалы югары октанлы бензин бәясе артты. Хәзер АИ-100 литры 84,15 сумга (+50 тиен), кышкы дизель ягулыгы 73,2 сумга (+30 тиен) төшәчәк. Башка автозаправкалар белән чагыштырганда, мәсәлән, ЛУКОЙЛ ягулык салу станцияләрендә АИ-100 литрының бәясе 64,31 сум, ә кышкы солярка 53,30 сумга төшәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу ноябрьдә «Башнефть» ягулык салу станцияләрендә бәяләрнең дүртенче артуы һәм 2025 ел башыннан 27 нчесе.
Бер атна элек кенә бензинга бәяләр күтәрелү турында хәбәр иткән иде. Ул вакытта бензинның кайбер төрләре һәм дизель ягулыгы 10-50 тиенгә кыйммәтләнде.