Узган атнада Башкортстан Башлыгы белән Туры элемтә узды. Радий Хәбировка килгән сорауларның иң күбе юлларга кагылган.
Мөрәҗәгатьләр саны буенча беренче урында юллар торса, аннан кала торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү белән бәйле мәсьәләләр килә. Бу хакта төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров хөкүмәтнең бүгенге оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.
“Киләсе елда без нәрсәләр эшләргә икәнлеген яхшы итеп уйларга кирәк. Бина түбәләреннән су үтеп торуы турындагы мөрәҗәгатьләрнең күп булуы мине аптыратты. Ишегалларын ясаганчы түбәләрне ямарга кирәк”, – диде республика Башлыгы.
Ул алдагы еллар белән чагыштырганда сәламәтлек саклауга бәйле мөрәҗәгатьләр саны кимүен билгеләде.
Исегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров белән Туры элемтә нәтиҗәләре буенча барлыгы 9,6 меңнән артык сорау килде. Аларның өчтән беренә, ягъни өч меңгә якын мөрәҗәгатькә җавап таләп итми.
"Чөнки алар – я рәхмәт, я ризасызлык белдерү, я мәгълүмат җиткерү. Андый мөрәҗәгатьләрне кабул гына итәбез”, – дип аңлатты Радий Фәрит улы.