

Экспертлар Радий Хәбировның сишәмбе, 11 ноябрьдә булган Туры линиясе турында фикер алышуын дәвам итә.
Русия сәясәтчесе Евгений Минченко:
“Радий Хәбиров хакимияткә “яктыртырга” кызык булган сорауларга түгел, ә кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирде һәм кискен сәяси темалардан качмады. Төбәк дроннар һөҗүменә каршы тора аламы һәм ничек? Нигә юлларда видеокамералар шулкадәр күп? Төбәктә колледжлар ябылырмы? “Әр-Рәхим” мәчетендә фасад эшләре ничек бара? Республика Башлыгының, иң яхшы федераль практикаларга йөз тотып, халык өчен югары сыйфат стандартларына омтылуы бик яхшы”.
Политолог Арсен Шәяхмәтов:
“Илдә иҗтимагый-сәяси турбулентлык фонында Радий Хәбиров тотрыклылык сигналын күрсәтте: республика үсә, социаль йөкләмәләр үтәлә, кризис хәвефе юк. Мондый риторика иҗтимагый киеренкелекне киметүгә һәм төбәк хакимиятенә ышанычны ныгытуга исәпләнә”.
Сәясәт белгече Сергей Семенов:
“Туры элемтә халыкның республика җитәкчесенә, аның кешеләрнең тормыш өчен мөһим булган проблемаларын хәл итәргә сәләтле булуына һәм теләгенә ышанычын күрсәтте. Шулай ук республиканың, аның шәһәрләренең һәм районнарының гомум һәм конкрет проблемаларын тирәнтен аңлавын күрдек”.
Икътисад фәннәре докторы, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рөстәм Ахунов:
“Башкортстан Башлыгы уңышлар турында гына сөйләмәде, икътисади хәлнең катлаулы булуын да таныды, республиканың бу чорда ничек үсәргә тиешлегенә үз карашын белдерде. Шул ук вакытта аның иктисадта киләчәккә карашы уңай. Махсус хәрби операция тәмамланганнан соң икътисад торышына бәя биреп, Радий Хәбиров аның яралангын булырын, әммә тиз арада аякка басачагын әйтте. Бу бәя белән мин риза".
Республикасының Креатив индустрияләр дирекциясе җитәкчесе Мария Орешникова:
“Туры элемтәдә креатив индустрияләр һәм талантларны гамәлгә ашыру өчен инфраструктура үсеше турында күп сөйләделәр. Ә креатив индустрияләр – ул беренче чиратта икътисад”.
Русия Герое, полковник Денис Чернавин:
“Радий Хәбиров сүзләрендә берничә мөһим хәбәр яңгырады. Аларның берсе – паникага бирелергә кирәкми. Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, авыр ел булачак, әмма бу күңелсезләнергә дигән сүз түгел. Барысына да әзер булырга, җиңнәреңне сызганырга һәм эшләргә кирәк. Без барлык авырлыкларны да җиңәчәкбез”.