Уйланырга урын бар
12 ноябрь 2025, 08:19

“Аның үзенең безгә бурычы бар...”

Мошенниклар Русия җыелма командасы уенчысы Лукаш Дивишны 28 млн сумга алдаганнар.

Тазеева РуфинаТазеева Руфина
Фото:Тазеева Руфина

 Мошенниклар Русия җыелма командасы уенчысы Лукаш Дивишны 28 млн сумга алдаганнар.

    Волейболчы һәм Петербург “Зенит”ының элеккеге уенчысы Лукаш Дивишны мошенниклар таксида мониторларга акча инвестицияләргә тәкъдим итеп, төп башына утыртканнар, дип хәбәр итә Sport Baza.

   Эш ничек булган?  Дивишка элек йөргән кызының ахирәте шалтыраткан һәм ул “ирем  дә шундый бизнес белән шөгыльләнә, зур керем алырсың” дип уенчыны кызыктырган.  Ул кыз спортчыны бизнестан алыначак керем инвестиция акчаларыннан берничә тапкыр күбрәк булачак, дип ышандырган.

    Якынча бер ел спортчы бу кыз белән дус булып, аралашып йөргән. Бизнесны инвестициялим, керем алам дип 27,85 миллион сум керткән. Шуннан соң... аралашу кинәт тукталган.

   Дивишка якын арада дивидендлар алырсың дип  вәгъдә иткәннәр, ләкин кая ул, спортчыга бер нинди акчалар  да тәтемәгән. Нәтиҗәдә, Лукаш полициягә үзенең шушы танышлары өстеннән гариза биргән, тик тегеләре дә тик ятмаганнар – Лукашның үзенең безгә бурычы бар дип каршы иск биргәннәр.  Менә сиңа, мә! Эшләре нәрсә белән тәмамланыр инде.

Фото: mskagency.ru

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас