

Безнең тормышта сыйфат төшенчәсе зур урын алып тора. Һәркем ашаган ризыкның, кигән киемнең, яшәгән урынның сыйфатлы булуын тели. Болар барысы да, ахыр чиктә, кешенең сәламәтлегенә барып тоташа.
Сыйфат турында борынгы заманнарда ук уйлана башлаганнар. Сыйфатлы товар җитештерү өчен аның чималы да сыйфатлы булырга тиеш. Әйтик, яхшы кием тегәр өчен сыйфатлы тукыма кирәк. Ныклы йорт салам дисәң, эшне намуслы башкарудын тыш, һәр метериал норма таләпләренә туры килергә тиеш. Алай гына да түгел, үлчәү корылмаларының да төзек булуы мөһим. Башкортстанның А.М. Моратшин исемендәге Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге белгечләре нәкъ менә шундый тикшерүләр белән шөгыльләнә дә инде. Алар көнкүреш приборларыннан алып, зур оешма-заводларда кулланылучы катлаулы корылмаларның барысын да тикшерә, кирәк икән, көйли (калибровкалый), азык-төлек, тукымаларның сыйфатын ачыклый һәм башка бик күп төрле сынаулар, метрологик экспертизалар үткәрә. Әйтик, биредә шул ук ут, су, газ счетчикларының төзеклеген дә, эчәр су, туфрак, төзелеш материаллары һәм башкаларны тикшертеп була. Җитештерүчеләр базарга чыгарыр алдыннан товарларына сынау үткәрә. Кыскача әйткәндә, биредә товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең дәүләт һәм халыкара стандартларга туры килүен раслыйлар. Ә сыйфат дигәнең теге яки бу әйбернең билгеләнгән параметрларга туры килүенә бәйле дә инде.
Уфада урнашкан үзәктә азык-төлек сыйфатын тикшерү лабораториясе бар. Монда азык-төлек продукциясенең һәм чималының чынлыгына һәм хәвефсезлегенә, токсик һәм потенциаль куркыныч матдәләр булуына сынаулар үткәрелә, ди продукция һәм хезмәтләрне сынау үзәге җитәкчесе Оксана Рәшит кызы Салихова.
– Бездә бар төр ризыкның да сыйфатын бәяләп була. Иң күбе икмәк-күмәчнең сыйфатын тикшертүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук сөт, ит һәм аларның продуктларын, ярмалар алып килүчеләр дә бар, – диде ул.
– Ешрак кемнәр килә: җитештерүчеләрме, әллә, товар сатып алып, канәгать булмаучылармы? – дип кызыксынам.
– Күбрәге җитештерүчеләр, – диде әңгәмәдәшем. – Аларның күбесенә базарга чыгу өчен сыйфат буенча тиешле документлар кирәк, шуңа үзләренең продукциясен тикшертүгә алып киләләр.
– Нормалардан тайпылышлар очрыймы? – дим.
– Бу үзәктә алтынчы ел эшлим. Әлегә андый очрак булганы юк. Чөнки бүген бары сыйфатлы товар белән генә сатып алучыны җәлеп итеп була.
– Ә шулай да... – дип төпченәм.
– Тайпылышлар булса да, алар хәвефсезлек күрсәткече буенча түгел. Хәвефсезлеккә авыр металлар, пестицидлар, дару матдәләре эзләре булмау керә. Ә аксым, углевод, артык дым массасы кебек физик-химик күрсәткечләрнең нормадан чак кына тайпылган очраклары сирәк булса да очрый. Һәм шуны әйтергә кирәк: җитештерүче техник шартларны (ТУ) яки башка төр документларны әзерләгәндә боларны исәпкә ала. Элек барысы да ГОСТ буенча эшләсә, бүген бу өлкәдә документлар исемлеге күбәйде. Чөнки товарларның төрләре дә артып тора. Мәсәлән, бүген базарда чикләвекле бал саталар. Бездә мондый балга ГОСТ юк. Җитештерүчеләр ГОСТ таләпләренә туры килгән табигый балга чикләвекләр яки башка өстәмәләр кушалар икән, алар шушы товарга яраклы документ әзерли. Анда инде кушылмаларның составы, күләме күпме булырга тиешлеге күрсәтелә һәм шул саннардан тайпылырга ярамый. Без шуның нигезендә сынаулар үткәрәбез, – дип аңлатты әңгәмәдәшем.
Чынлап та, СССР чорында сыйфатка таләпләр аеруча каты булды. Өлкән буын “госстандарт” дигән сүзне яхшы хәтерлидер. Ул чакта сыйфат белән идарә итүнең барлык рычаглары дәүләттә иде: ГОСТ һәм "сыйфат билгесе" таләпләреннән тайпылырга ярамады. Әмма базар икътисады бу өлкәгә дә үзгәрешләр кертте, кайсыберәүләр техник шартлар (техусловия) буенча эшли башлады. Әгәр дә конкрет продукт өчен ГОСТ билгеләнмәгән яки өстәмә характеристикалар кертү таләп ителә икән, ул чакта җитештерүче техник шартлар эшли ала. Бу аның сыйфат стандартларын үтәвен күрсәтә. Закон буенча ТУның сыйфат күрсәткечләре ГОСТтан түбән булырга тиеш түгел. Бүген инде ГОСТ һәм ТУдан тыш, стандарт һәм нормативларның башка төрләре дә бар. Шунысын да әйтик: гамәлдәге ГОСТлар 40 меңнән артык! Алар азык-төлек, су, туфрак, балалар уенчыкларыннан алып атом станцияләренең ышанычлылыгына кадәр, ягъни барысын да җайга сала. Һәр стандарт артында күп тапкырлар исбатланган исәпләүләр һәм сынаулар ята.
– Бал турында телгә алдыгыз, бу татлы азыкны тикшерүгә еш алып киләләрме? – дим, әңгәмәне дәвам итеп.
– Сезон вакытында күбрәге умартачылар килә. Алар балының сыйфатын расларга тели. Бер төрле чәчкәдәнме, әллә төрлеләрдәнме икәнлеген ачыкларга теләүчеләр күп, чөнки бу балның хакына йогынты ясый. Ә сатып алучылар нәрсәдер ошамаганда, шик туганда мөрәҗәгать итә. “Бу чын балмы, әллә юкмы?” – диләр. Гадәттә, бертөрле бал ашарга күнегәбез һәм икенче төрдәге яки башка төбәктән килгән балны тәмләгәндә кайсыберәүләрдә шик туа. Аннары, кемдер куелыгына икеләнә. Әмма бу балның составына бәйле. Кайсыбер бал 6 айдан гына кристаллашса, икенчеләрендә бу процесс 2-3 айдан башлана. Карабодай балы тиз кристаллаша, чөнки карабодайның серкәсе бик эре һәм шикәрнең кристаллары аңа тиз ябыша башлый. Ә юкә балы озак кристаллашмый, – дип бәян итте Оксана Салихова.
– Узган елдан калган балны тикшертүгә алып килүчеләр бармы?
– Әйе, андый очраклар бар. Кайсыбер җитештерүчеләр, былтыргы балны эретеп, быелгы дип сатарга да мөмкин. Моны лабораториядә ачыклап була. Балны югары температурада җылытканда гидроксиметилфурфурол дигән күрсәткеч нормадан югары була. Югары температурада балдагы ферментлар да җимерелә. Тәме шулай ук калырга мөмкин, әмма файдасы кимрәк булачак. Шуңа балны кояш нурлары төшмәгән урында сакларга кирәк, суыткычка да куярга ярамый. Дөрес саклаганда, бал озак вакыт сыйфатын югалтмый.
– Балны лабораториядә тулысынча сынау өчен күпме вакыт кирәк?
– Бер эш атнасы вакыт үтә. Сынауның үзен 15-20 минутта да эшләргә була, ләкин әзерлек күп вакытны ала. Мәсәлән, диастаз санны билгеләү өчен эремәләр, реактивлар әзерләргә кирәк, аларның кайсыберләре тәүдә бер тәүлек торырга тиеш. Һәр методиканың үзенчәлекләре бар, – диде белгеч.
Әйткәндәй, диастаз сан лабораториядә генә билгеләнә. Ул – балның табигыйлеген һәм өлгергәнлеген күрсәтүче төп күрсәткеч: никадәр югары булса, бал шулкадәр яхшырак. Шуны да әйтергә кирәк, балны тулысынча да, өлешләтә дә тикшертергә мөмкин. Аның ГОСТка тулысынча туры килүен ачыклау кыйммәткә баса. Шуңа күпләр сатуга чыгару өчен җитәрлек күрсәткечләрне генә тикшертә. Гадәттә умартачыларның ветеринар таныклыгында диастаз саны, дым күләме һәм серкә анализы күрсәтелә, дип бәян итте Оксана Салихова. Тулы анализга 200 грамм тирәсе бал кирәк.
Әңгәмәдән соң, инженер Наталья Вәлиева лаборатория белән таныштырды. Аның әйтүенчә, биредә азык-төлеккә ясалган сынауларның нәтиҗәсен әзерләп бирәләр. Аннары җитештерүчеләр башка кирәкле документлар өчен тиешле бүлекләргә мөрәҗәгать итә.