Уйланырга урын бар
7 Ноября 2025, 07:47

Әхләф Зарипов: Бүген хәләл ризыкка сорау күп

"Казылыкларны Мәскәүгә генә түгел, хәтта чит илләргә дә алып китүчеләр бар", – ди Борай фермеры. 

Зариповларның шәхси альбомыннан.  “Исәбебез – атларны ишәйтү”, – ди Әхләф Зарипов.Зариповларның шәхси альбомыннан.  “Исәбебез – атларны ишәйтү”, – ди Әхләф Зарипов.
“Исәбебез – атларны ишәйтү”, – ди Әхләф Зарипов.Фото:Зариповларның шәхси альбомыннан.

“Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә...” Фермер Әхләф Зарипов белән сөйләшкәч, шул юллар искә төште. Чөнки Зариповлар иген чәчеп, мал үстереп, аны суеп, итен эшкәртеп, үзләре ярымфабрикатлар ясап, сатуга чыгаралар. Ягъни эшне тулы цикл белән алып баралар – басудан алып киштәгә кадәрге продукцияне үзләре җитештерәләр.

Монысы – бүгенгесе. Ә аңа кадәр күпме юл үтелгән, күпме көч салынган? Борай районы Яңа Ялдәк авылында яшәүче Гәүһәрия һәм Әхләф Зариповлар эшне 2007 елда үз абзарларында сарык үрчетүдән башлый. Сарыклар саны елдан-ел арта барып, 600 башка җиткән чаклары да була. Бу вакытка инде эре мөгезле маллар да ишәя, атлар да күбәя. Эшне 150 гектар җир алып башлаган булсалар, хәзер инде 1008 гектар җирләре бар.

– Аның 420 гектары – печәнлекләр. Калганына үзебезгә җитәрлек кенә чәчеп үстерәбез, – ди Әхләф Сәетзадә улы.

Үзебезгә дигәндә, малларны күз уңында тота ул. 300 башка якын сыер, 100гә якын атны карау өчен дә күпме азык хәстәрләргә кирәк. Сыйфатлы азык белән сыйлаганда гына малның ите тәмле була. Ә Зариповлар, “Борай фермеры” дигән данны тоту өчен, бар тырышлыгын сала. Шуңа да цехта эшләнгән ярымфабрикатларга, үзләре җитештергән сөт ризыкларына, икмәк-күмәчкә, балга – барлыгы 80гә якын төр хәләл продукциягә Уфа һәм Борай кибетләрендә сорау күп.

Сорау күп булган җирдә эш тә күп. Бу уңайдан Әхләф абыйның күңеле тыныч. Бүген ул җитәкчелек дилбегәсен улы Рамилгә тапшырган. Кызлары Әмирә дә гаиләсе белән әти-әниләре башлаган эшкә кушылган. Шулай да Әхләф Зариповның үзенең бер көн дә эштән читләшкәне юк. Чөнки Рамил районның мөхтәсибе дә булгач, аңа еш кына дин эшләре белән йөрергә туры килә. Без барганда да ул Уфага эш белән киткән иде.

Дини гаилә өчен хәләл дигән сүз төп урында тора. Район үзәгендә ачылган “Гаилә кафесы” да хәләл ризыклар белән генә эшли. Малларны да, ветеринария таләпләреннән тыш, ислам дине кануннарына да туры китереп, махсус җиһазландырылган урында чалалар. Аннары район үзәгендә урнашкан цехка алып киләләр.

– Әйдәгез цехның эчен күреп чыгыгыз, – дип чакырды безне Әхләф абый. Ишек төбеннән үк чисталык, пөхтәлек. Һәркем үз эше белән мәшгуль: кем, итне иттарткычтан чыгарып, фарш әзерли, кем токмач кисә, кем пилмән, кем голубцы ясый.

– Башлаган вакытта җәймәләрне кул белән җәя иделәр. Көн буена кул белән камыр җәю – бик авыр эш. 3-4 ай шулай эшләгәннән соң, камырҗәйгеч алдык. Шулай җайлап, өйрәнеп, кирәк булган корылмаларны сатып ала бардык. Бүген инде барысы да җитә, – диде әңгәмәдәшем.

Биредә ярымфабрикатларны әзерләп, махсус пакетларга тутырып, кибетләргә сатуга озаталар.

– Бездә калдыксыз җитештерү дисәк, һич ялгыш булмас. Кичтән махсус сугым цехында чалынган ит, бер тәүлек туңдыргычта суытыла, иртән цехка китерелә. Ә монда инде кызлар итен – иткә, сөяген сөяккә бүләләр, – диде Әхләф абый. Алай гына да түгел, маен да аерып алалар. Аннан фарш ясаганда ит белән майны тиешле нисбәтләрдә кушалар. Барысы да технология кагыйдәләренә туры китереп эшләнә.

Малны еш суясызмы дип кызыксынам.

– Бер суйганда, гадәттә, бер баш, бик сирәк икене суябыз. Якшәмбе – дүшәмбе өчен, сишәмбе – чәршәмбе өчен, пәнҗешәмбе җомга өчен суела. Алар арасында ике атнага яки ун көнгә бер ат суябыз. Аңардан казылык эшлибез. Казылык нык үтә, Мәскәүгә генә түгел, хәтта чит илләргә дә алып китүчеләр бар. Мөселман пилмәннәренең дә яртысы ат ите кушылып эшләнә, – диде ул.

Ә “Гаилә кафесы” ачкач, сарык итенә дә сорау туган.

– Сарыкчылык белән 15 ел шөгыльләндем, корбанга да күп үстердек. 2019нчы елда 930 баш корбан чалдык. Хәзер инде сарыкларны бетерәм дигән идем дә, кафе ачкач, әлегә 70ләп баш калдырдык. Чөнки анда шашлык, люля-кебаб кебек күп кенә ризыклар сарык итеннән әзерләнә, – диде Әхләф Сәетзадә улы.

– Сугымга мал җитми торган чаклар буламы, – дип сорыйм.

– 2014нче елда “Борай ите” дигән кооператив төзедек. Анда 5 фермер һәм шәхси хуҗалыклар керде. Барысы белән килешү төзедек һәм чимал җитмәгәндә алардан да мал алабыз. Алар малны үстереп бирә. Без үзебез суябыз. Хәтта күп чакта малын үзебез барып алабыз, моның өчен махсус машиналарыбыз бар, – дип бәян итте Әхләф абый. – Бүген бит базарга көн дә йөрмәгән кешегә итне сатуы җиңел түгел. Безнең инде бу эш системага, җайга салынган.

Әйе, бүгенге заманда авыл хуҗалыгында үз эшеңне алып баруның нечкәлекләре күп. Малны үстереп саттың да, акчаны кесәңә салдың түгел. Акча дигәннән, хуҗалыкны үстерү өчен тәүдә үзеңә акча салырга кирәк. Бу уңайдан Зариповлар бизнеска ярдәм программаларында катнашырга тырыша. Әйтик, “Яшь фермерларга ярдәм” программасы буенча алар туган авылында ферманы тергезгән, техника сатып алган һәм сарыклар санын арттырган. 2021 елда “Гаилә фермасы” программасы буенча грант алуга ирешеп, бу акчаларга шулай ук терлек һәм техника сатып алганнар. 2023 елда кияүләре “Агростартап” программасы буенча 40 баш ат, “Беларус” алган.

– Хөкүмәт ярдәме безнең өчен яхшы этәргеч булды, – ди Әхләф Зарипов. Бу яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге дә дигән сүз. Бүген авылда эшләүче тракторчы, мал караучыларны, кафе, цехтагы хезмәткәрләрне – барысын бергә кушып исәпләсәң, 62 кешене эш урынлы иткән алар.

Зариповлар турында бик күп язарга була. Ә бүген максатыбыз аларның басудан алып өстәлгә кадәр булган хезмәтен күрсәтү иде. Эшнең һәр этабын үзләре контрольдә тоткан хәләл һәм экологик чиста продукция – бүгенге базарда аеруча тансык.

Рөстәм Хәнәфин.
Рөстәм Хәнәфин.
Рөстәм Хәнәфин.
Рөстәм Хәнәфин.  Цехта эш кайный.
Фото:Рөстәм Хәнәфин.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас