

Уфада метро төзү кирәклеге турындагы фикерләр бер тукталып тора да янә кабынып ала. Бигрәк тә 10 баллы бөкеләр барлыкка килгәндә “эх, метро булса иде” дигән сүзләр еш яңгырый.
Шушы көннәрдә Дәүләт Думасында илнең эре шәһәрләрендә метрополитеннар төзү буенча дәүләт программасын яңарту турында сүз чыккан. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Александр Аксененко, хөкүмәткә шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итеп, Михаил Мишустинга хат юллаган. Аның фикеренчә, пассажирлар саны арта бара, шуңа бер миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләрдә метрополитеннар төзү буенча федераль программа эшләргә кирәк.
Депутат шәһәрдә халык саны бер миллион кешегә җитү белән автомат рәвештә җир асты төзелеше башланырга тиеш дип саный. Совет чорында нәкъ шундый система эшләгән, һәм метро РСФСРның барлык зур шәһәрләрендә диярлек төзелгән. “1991 елдан соң, төбәкләрдәге ихтыяҗга һәм аларның әзерлегенә карамастан, Казаннан кала, бер генә яңа метро челтәре дә төзелмәде”, – ди парламентарий.
Бүген илдә халкы миллионнан артык булган 16 шәһәр бар. Шуларның 7сендә генә метрополитен системасы эшли. Метрога аеруча мохтаҗ шәһәрләр исемлегенә Уфа, Чиләбе, Омск, Красноярск, Воронеж, Дондагы Ростов, Пермь һәм Краснодар керә. Александр Аксененко сүзләренчә, бу шәһәрләрнең күбесендә, шул исәптән Уфада транспорт йөкләнеше критик дип бәяләнә.
Безнең башкалага килгәндә, халкы 1 миллион кешедән артып китү белән, 1980 елларда ук метро төзелеше проекты эшләнә. Ә 1996 елда Уфа метрополитены төзелешенә беренче таш салына. Бу тантананы Борис Ельцин шәхсән үзе үткәрә. Ләкин эшләр шуннан ары кузгалмый, ә еллар узгач, идея бөтенләй сүнә. Финансистлар проект артык кыйммәт, дисәләр, геологлар Уфада булган карст упкыннары турында кисәтә.
2019 елда “Уфа ярымутравы территориясендә хәвефле геологик процесслар” китабы авторларының берсе Владимир Барышников та Уфада метро төзү куркыныч дип белдерде. Аның аңлатуынча, бездә грунтлар нык түгел һәм карстлар барлыкка килү процесслары еш күзәтелә.
Әмма быел апрельдә “Дөресен әйткәндә” тапшыруында чыгыш ясаганда Уфа Фән һәм технологияләр университетының геология кафедрасы мөдире Владимир Никонов: “Карст зур каршылык тудыра торган фактор булып тора, ләкин Уфада метро төзелмәүнең сәбәбе ул түгел”, – диде. Аның сәбәбе икътисади мәсьәләгә бәйле дип аңлатты ул.
“Төзелеш вакытында Октябрь проспектын ябу, барлык коммуникацияләрне чыгару – бик кыйммәт. Метро казыганда барлык карст бушлыкларын тутырырга, тыгызларга һәм бетерергә кирәк, бу шулай ук эшләрнең кыйммәтләнүенә китерә. Әмма заманча технологияләр белән аларны башкарып чыгып була”, – диде ул.
Уфада метро кирәклеге турында 2022 елда да сүз кузгаттылар, ул вакытта шәһәр хакимияте бер километр төзелешне 5 миллиард сумга бәяләде. 2024 ел ахырында Уфа мэры Ратмир Мәүлиев та башкалада метро барлыкка килергә мөмкин һәм, бернигә карамастан, аның булачагына ышанам, дип белдерде.
“Әлбәттә, бу бик кыйммәткә басачак. Карстлар мәсьәләсен хәл итә алырлык технологик чишелешләр бар. “Көнчыгыш чыгу юлын” төзи алдык бит. Димәк, кайчандыр метро төзелешен дә хәл итәрбез, мөгаен. Безнең шәһәр метро өчен бик уңайлы, озынлыкка сузылган. Мин, шәхсән, метро барлыкка киләчәгенә ышанам. Мөмкин булмаган бернәрсә дә юк”, – диде ул.
Ә сез моңа ышанасызмы?