

Башкортстан шәһәрләре һәм районнары башлыклары белән үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре турында фикер алыштылар. Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, 2020 елдан 2024 елга кадәр төбәк юл челтәрендә хайваннарны бәрдерү белән бәйле 87 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Нәтиҗәдә 21 кеше һәлак булган, шул исәптән авыл хуҗалыгы хайваннарын бәрдерү аркасында -14 кеше. 2025 елда ике резонанслы вакыйга булды, аларда 6 кеше һәлак булды. Юл-транспорт һәлакәте атларга бәрелү белән бәйле иде.
- Терлекнең хуҗасын билгеләү мөмкинлеге булмаганда, зыянны каплау чыгымнары муниципаль берәмлекләр администрациясенә йөкләнә. Мондый очракларны киметү өчен авыл хуҗалыгы терлекләренең баш санын исәпкә алу һәм маркировкалауны активрак башкарырга кирәк, - диде Андрей Назаров.