Уйланырга урын бар
23 октябрь 2025, 10:57

Юлларга чыккан маллар өчен җавап тоту турында кисәтәләр

Автомобиль юлларына чыккан йорт терлекләре аркасында бәхетсез очраклар булгалап тора.

Юлларга чыккан маллар өчен җавап тоту турында кисәтәләрЮлларга чыккан маллар өчен җавап тоту турында кисәтәләр
Юлларга чыккан маллар өчен җавап тоту турында кисәтәләр
Республикада йорт терлекләренең олы юлларга чыгулары турында җавап тоту турында чираттагы тапкыр исебезгә төшерәләр. Автомобиль юлларына чыккан йорт терлекләре аркасында бәхетсез очраклар булгалап тора. Мәсәлән, быел 4 октябрьдә Ает-Бишбүләк трассасында "Лада-Приора" водителе атны бәрдергәннән соң, машина юл читенә чыгып ауган. Водитель һәм 17 яшьлек пассажир егет белән кыз ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче һәлак булган.
19 октябрь төненә каршы Баймак районында Магнитогроск-Ира трассасында шуңа охшаш фаҗига булган. Автомобиль водителе шулай ук юл полосасына чыккан атны бәрдергәннән соң, каршыга килгән "Деу Матиз" белән бәрелешкән. Кызганычка каршы, "Деу Матиз" водителе һәм аның ике пассажиры һәлак булган.
Шуңа охшаш вакыйгалар 2022 елда да булган. Әбҗәлил районында Аскар-Кужан-Таштимер автомобиль юлында атлар юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булган: автомобильләр "маңгайга-маңгай" килеп бәрелешкән, бәхеткә, һәлак булучылар юк.
Мондый фаҗигале очракларга юл куймас өчен терлек көтү турындага законны саклау мөһим. Йорт малларының контрольсез рәвештә олы юлларга чыгуы юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Бу аеруча төнлә һәм һава торышы начар булганда куркыныч. Хуҗалары малларын карарга, җирле властьлар карау кагыйдәләрен булдырырга тиеш, дип белдерә Башкортстан юл һәм транспорт хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Онытмагыз: малларны көтү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас