

Башкортстанда диверсияләр турында мәгълүмат җыю өчен @counter_terr_bot телеграм-боты эшли башлады.
Әгәр дә сез реле шкафларына, автомобильләргә, кәрәзле элемтә вышкаларына, хәрби комиссариатларга, сәнәгать предприятиеләренә, административ биналарга, инфраструктура объектларына ут төртү планлаштырылуы турында белсәгез яки үзегезгә шундый тәкъдимнәр килсә, әлеге телеграм-ботка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото яки видеофайллар да беркетерегә була.
“Телеграм”да @Counter_terr_bot дигәнне табуы бик җиңел. Яки кушымтада QR-кодны сканерларга мөмкин. Алга таба программа сезнең телефон номерыгызны кертүне сораячак.
Хокук саклау органнары җинаять турында хәбәр итүчеләр, әгәр җинаятьне булдырмауга һәм ачуга ярдәм итсәләр, җинаять җаваплылыгыннан азат ителәчәкләр дип искә төшерә.