Уйланырга урын бар
17 октябрь 2025, 07:27

Диңгез сулары шәһәрләрне басармы?

Диңгез суларының күтәрелүе бөтен дөнья буенча яр буйлары шәһәрләрен су басуга китерүе мөмкин.

Диңгез сулары шәһәрләрне басармы?Диңгез сулары шәһәрләрне басармы?
Диңгез сулары шәһәрләрне басармы?
Галимнәр тикшеренүләренә ярашлы, диңгез суы 20 метрга күтәрелгән очракта 2100 нче елга Африкада, Көньяк һәм Үзәк Америкада, шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азиядә урнашкан 840 миллион бинаның 136 миллионга якыны каза күрәчәк.  Су нибары ярты метрга күтәрелгән хәлдә дә 3 миллион чамасы йорт зыян күрәчәк.  Диңгез суы 5 метргә күтәрелсә, 45 млн. йортка су астында калу яный. 
Тикшеренү авторлары раславынча, аларның эш нәтиҗәләре шәһәрне планлаштыруда климат үзгәреше нәтиҗәләрен искә алырга ярдәм итәчәк.
15 октябрьдә Бөтендөнья метеорология хезмәте Бөтендөнья климатны тикшерү программасы кысаларыда әзерләнгән күзәтүне бастырган.  Документта  Дөнья океаны дәрәҗәсе күтәрелүе климат үзгәрүенең котылгысыз нәтиҗәсе булып торуы турында әйтелә.  XX гасыр башыннан алып диңгезнең глобаль уртача дәрәҗәсе 20 сантиметрга арткан һәм процесс тизләнүен дәвам итә, ә ул галимнәрдә зур хәвеф тудыра.
 
Фото: javanews.al
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас