Уйланырга урын бар
10 октябрь 2025, 05:05

Йорт иясе дускаем

Йорт иясе турында күпләрнең ишеткәне бардыр инде. Кемдер ышана аларның барлыгына, кемдер – юк.

Йорт иясе дускаемЙорт иясе дускаем
Йорт иясе дускаем

Йорт иясе турында күпләрнең ишеткәне бардыр инде. Кемдер ышана аларның барлыгына, кемдер – юк. Мин исә башыбыздан үткәнне бәян итәргә телим.

    Минем әнием әти белән 1995 елда аерылышты һәм башка кешегә кияүгә чыкты. Без шәһәрдән авыл җиренә күчендек, йорт сатып алдык. Яңа йортка күчкәннән соң ике көн үткәч, сәер хәлләр башланды да инде.

   Мин беркайчан да йорт иясе һәм аларга охшаш  җан ияләренең булуына ышанмадым. Үги әти дә һәрвакыт  “бу әкият кенә” дип әйтә иде, янәсе, чын  тормышта андый затлар булмый.  Ләкин без яңа йортка күчеп, бераз тын алып, иртәрәк ятып йокларга уйлаган кичкә кадәр генә шундый фикердә идек. Аннары барысы да үзгәрде.

    Әни белән үги әтигә – иртән эшкә, ә миңа мәктәпкә барырга кирәк иде. Кинәт кухняда үзеннән-үзе ут кабынды, идәннәр шыгырдады. Әни мина... шауламаска кушты. Мин исә: “Әни, мин шауламадым, хәтта йокы бүлмәсеннән дә чыкмадым”, дип җавап бирдем. Ә кем шаулый булып чыга соң? Әни белән бик нык курыктык һәм үги әтидән кухняга кереп, утны сүндерүен сорадык.

Ул сүндерде, ләкин барыбер мине шаярта  дип уйлады.

    15 минут узгач, мичкә нәрсәдер кыштырдый башлады. Аннары шәп-шәп йөргән аяк тавышлары ишетелде, тышкы ишек шапылдап ябылды, һәм кемдер тиз генә тәрәзә астыннан йөгереп узды. Шуннан соң капка ябылды, ә без әни белән аны һәрвакыт бикләп куя идек.

    Үги әтисе тагын урыныннан торды, тәрәзәгә карады һәм гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде. Капка ишек алдыннан берәү дә чыкмагандай бикле иде.

   Төн буе начар йокладык, һәр кыштырдаудан уяндык. Хәтта барлык бүлмәләрдәге утны да кабыздык әле, ләкин безне бүтән беркем дә борчымады.

   Икенче көнне кичен әни белән безне тагын курку басты: һәрбер кыштырдаудан калтырана, сискәнә башладык. Ләкин төн уртасына хәтле тыныч булды. Ә менә төнге 12дән соң тагы идән шыгырдый башлады: кемдер өй буйлап йөри иде.

   Куркуымнан  салкын тир бәреп чыкты, ә әни кинәт болай дип әйтте: "Ник куркытасың соң инде безне? Ник безгә йокларга бирмисең? Әйдә, дуслашыйк, без бит хәзер бу йортта яшәячәкбез". Мин әнине саташа дип уйладым. Һәм, ни гаҗәп, идән шыгырдамый башлады, ә минем куркуым бетте.

Озакламый каты йокыга талдым. Йортта тынычлык урнашты.

                                            Зинира.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас