

Тынгысыз, тыныч булмаган – үзебез дә, балаларыбыз да мошенниклар корбаны булырга мөмкин булган заманда яшибез. Үзебездән бигрәк балаларыбызга карата игътибарлы булырга тиешбез. Чөнки аларны, алдатып, мошенниклыкка җәлеп итәргә мөмкиннәр. Баланың тәртибендә нинди сәер күренешләр безне сагайтырга тиеш?
Әгәр балада яңа әйберләр барлыкка килсә.Баланыңкыйммәтле гаджетлары яки яңа киемнәре барлыкка килсә, аларны каян алуы турында ачык итеп әйтмәсә – сагаегыз.
Чит карталары булса. Баланыкы булмаган банк карталарын тапсагыз, шулай ук уйланырга урын бар.
Сәер сүзләр катыштырып сөйләсә. Бала үзенә аңлаешсыз булган “дропы”, “кладмены”, “спортики”, “клад”, “закладка”, “ворк”, “аренда акка” сүзләрен кулланып сөйләргә мөмкин.
Җинаятьләрне акласа, шомланыгыз. Бала кайбер законсыз гамәлләрне акларга мөмкин.
Интернетта серләре барлыкка килсә. Бала күп вакытын интернетта үткәрергә һәм анда нәрсә белән шөгыльләнүен яшерергә мөмкин.
Шикле әйберләре барлыкка килсә. Улыгызда яки кызыгызда сәер әйберләр: изолента, кечкенә зип-пакетлар, магнитлар, күп сим-карталар барлыкка килергә мөмкин.
Югарыда санап киткән күренешләрдән берәрсен генә сизсәгез дә, балагыз белән җитди сөйләшергә ашыгыгыз. Кирәк булганда – ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез.
Русия Эчке Эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 ел башыннан 5 меңгә якын бала һәм яшүсмер ИТ-җинаятьләр корбаны булган. Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк.
Фото: Объясняем.РФ.Башкортостан.