

2026 елда Башкортстанга квота буенча күп дигәндән 100 мигрант киләчәк.
Русия Хөкүмәте чит ил гражданнарының республикада вакытлыча яшәү лимитын раслады. Рөхсәт саны – 100 мигрант. Бу – ил буенча гомум квотаның 2,6 проценты дигән сүз.
2026 елга гомумрусия квотасы – 3802 рөхсәт, өстәмә резерв саны – 1140. Мондый бүленеш ил Хөкүмәте карары белән расланган һәм хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
Квота төбәктә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алырга мөмкин булган чит ил кешеләренең максималь санын билгели. Башкортстан өчен билгеләнгән 100 кешелек лимит киләсе елда үзгәртелми.