Уйланырга урын бар
27 сентябрь 2025, 15:48

Уфада мигрантлар 12 яшьлек кызлар белән танышырга теләп йөргәннәр

Тәүбә, әстәгъфирулла!

Уфада мигрантлар 12 яшьлек кызлар белән танышырга теләп йөргәннәрУфада мигрантлар 12 яшьлек кызлар белән танышырга теләп йөргәннәр
Уфада мигрантлар 12 яшьлек кызлар белән танышырга теләп йөргәннәр

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында чит ил кешеләренең Уфада 12 яшьлек кызларга бәйләнү тарихы нечкәлекләрен ачтылар

Полиция хезмәткәрләре тоткарланучыларның (берсенә 20 яшь, икенчесенә - 21 яшь) Мәскәүдән Уфага эш эзләп автомашинага утырып килгәннәрен ачыклаган. Егетләр Русия Федерациясендә булу режимын бозганнар, таныш якташлары арендалаган фатирда яшәп ятканнар.

Хокук бозучыларга каршы тору режимын бозу маддәсе буенча беркетмәләр төзелгән. Материаллар Тикшерү комитетына тапшырылган. Егетләргә торак биргән танышларын да илдә законсыз рәвештә булган чит ил кешеләренә фатир биргән өчен җаваплылыкка тартканнар.

Ә ничек мигрантларны тоткарлаганнар соң?

Бакалы урамындагы йорт ишегалдында ике укучы кыз янына танышырга теләп ике мигрант килгән. Кызлар баш тарткан:

— Безгә 12шәр, иртәрәк булмасмы!

 — Сезгә 12шәр яшь, ә дустыма 16, аның сакалы бар, — ди мигрантларның берсе.

Танышу килеп чыкмагач, егетләр китәләр, ләкин бу хәл халыкны борчуга салган: алар бу кешеләрне өйләре ишегалдында күп тапкырлар күргән булганнар.

Тикшерү комитеты әлеге факт буенча эшли, диелә хәбәрдә.

Чыганак: «Новости Башкортостана» telegram-каналы.

Уфада мигрантлар 12 яшьлек кызлар белән танышырга теләп йөргәннәр
Уфада мигрантлар 12 яшьлек кызлар белән танышырга теләп йөргәннәр
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас