

Төркиядә тагын бер якташыбыз фаҗигагә тарыган. Фаҗига Анталья шәһәрендә булган. 42 яшьлек хатын чикләүче буйлар чигеннән чыгып йөзгән. Шул вакытта туристларга диңгез өстендә парашют белән очарга тәкъдим иткән катер йөргән булган. Зур тизлектә баручы катер хатынны бәреп киткән. Ашыгыч ярдәм чыкырганнар, ләкин туристны коткара алмаганнар.
Катер капитанын һәм компания хуҗасын тоткарлаганнар. Тикшерү эше ачканнар. Һәлак булган хатынның туганнары документлар рәсмиләштерү белән мәшгуль дип хәбәр ителә.
Башкортстанда яшәүче бу хатын еш кына ялгызы сәяхәт кылган, Антальяга баруы да беренче тапкыр гына булмаган. Белеме буенча бухгалтер, берничә компаниядә эшләгән, соңрак үзенең ИПсын ачкан булган.
"Башинформ" буенча.