Уйланырга урын бар
26 сентябрь 2025, 10:55

Галимнәр озак яшәү серен ачкан

“Мине өйрәнегез”, – дигән булган 117 яшьлек ханым галимнәргә.

esoreiter.ruesoreiter.ru
esoreiter.ru

Испан галимнәре дөньяда иң озак яшәүчеләрнең берсе булган Мария Браньясның организмын өйрән. Ханым 2024 елда 117 яшендә вафат булган иде.

Биологлар Мария Браньяс Морера организмына комплекслы тикшерү уздырганнар һәм уникаль үзенчәлекләрен ачыклаганнар. Хатын “яшь” геномга һәм уникаль биомаркерларга ия булган.  Алар аңа өлкән яшьтә дә сәламәтлеген сакларга ярдәм итә алган.

Ханымнан алынган үрнәкләрне анализлау аның биологик яше фактик яшеннән 23 елга кимрәк булуын күрсәткән. Ныклы сәламәтлекнең сәбәбе иммунитетта, генетикага һәм эчәклекнең сәламәт биомына бәйле булган. Моннан тыш, йөрәк-кан тамырлары системасы да яхшы халәттә сакланган, ә “начар” холестерин (түбән тыгызлыктагы липопротеиннар) түбән булган. Нәтиҗәдә тикшерүчеләр гомер озынлыгында төп рольне генетика уйный ала дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Хәер, Морера үзе дә сәламәт тормыш алып барган. Ул Урта диңгез диетасын тоткан, кешеләр белән күп аралашкан һәм көн саен ниндидер яңалык белергә тырышкан. Ханым ике дөнья сугышын, Испаниядә гражданнар сугышын күргән, COVID-19 да аны җиңә алмаган.

“Мине өйрәнегез, мине үрнәк итеп алыгыз”, – дигән булган ул.

Мария Браньяс Морераны өйрәнүдә 20 институттан 40ка якын галим катнашкан. Алар әйтүенчә, бер генә очракны тикшерү тулы күзаллау бирми, әмма уйланырга нигез сала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас