

Башкортстанда йорт хайваннарын исәпкә алуның бердәм системасын булдырачаклар. Бу дәүләт мәгълүмат системасы “Авыл хуҗалыгына карамаган хайваннарны исәпкә алуның бердәм системасы” (“Единая система учета несельскохозяйственных животных” ) дип атала. Аны булдыру турындагы карарга республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров кул куйган.
“Бердәм платформа булдыруның максаты – йорт хайваннарын исәпкә алу, ветеринария хезмәте күрсәтү һәм аларның популяциясен контрольдә тоту белән идарә итү” диелә документта. Онлайн-исемлекнең операторы –республиканың ветеринария буенча дәүләт комитеты. Платформаның үзен Цифрлы үсеш министрлыгында формалаштырачаклар һәм эшләтеп җибәрәчәкләр.
Реестрга теркәгәндә хуҗа кеше башта – үзе, аннары йорт хайваны турындагы мәгълүматларны кертергә тиеш була. Шулай ук хайванның төрен, җенесен, кушаматын, яшен, төсен теркәү дә сорала. Моннан тыш, хайванны чиплау, вакцинацияләү, стерильләштерү һәм ветеринария тикшерүе турында мәгълүматны да кертергә мөмкин. Иң мөһиме – кулланучылар системага югалган хайван турында мәгълүмат урнаштыра алачак.
Әйткәндәй, узган ел Дәүләт Думасы депутатлары да йорт хайваннарының бердәм федераль реестрын булдыру инициативасы белән чыгыш ясаган иде. Бу тәкъдим әле тормышка ашырылмады.
Шулай итеп, бездә тиздән песи белән этләрне дә исәпкә куеп булачак. Әлеге яңалык белән килешмәүчеләр дә бар. Бу уңайдан хайваннарны яклаучы Ольга Еремеева хайваннарны онлайн-системада теркәргә кирәк дигән фикергә гражданнарны озак өйрәтергә туры киләчәк, ди Аның әйтүенчә, йорт хайваннары булган кайсыберәүләр яңа системаны игътибарсыз калдырмасын өчен җәлеп итү алымнарын, мәслән, ветеринария хезмәтләренә ташлама ясау кебек бүләкләү чараларын кулланырга була. Шулай ук штрафлар да ярдәм итә ала дигән фикердә эксперт.
“Яңалыкларның күбесе җәмгыять тарафыннан озак кабул ителә, аңа ияләшергә кирәк. Кешеләргә инициативаларның асылын аңлату мөһим. Әгәр хайваннарның намуссыз хуҗалар гаебе белән урамга эләгүен уйласак, реестр булдыру үзен аклый. Әйтик, әгәр урамда ялгыз йөргән хайванны очратсак һәм аның чипы булса, без аның хуҗасын таба алабыз. Хайванны аңа кире кайтарырга яки штрафка тарттырырга мөмкин булачак. Хайванга гаилә әгъзасы буларак караган кешеләр аны беркайчан да ташламаячак, һәм алар берсүзсез аны электрон системада теркәячәк дип ышанам. Ә инде йорт хайваннарына уенчык итеп караучылар, аңа карата бернинди җылы хисләре булмаганнар, әлбәттә, электрон исемлеккә кертү турында уйлап та карамаячак. Бигрәк тә моның өчен штраф яки башка җәза чаралары булмаса”, – ди Еремеева.
Бу урында шуны әйтергә кирәк: соңгы чорда фатирларда эт-песи һәм башка хайваннарны асраучылар нык күбәйде. Былтыр Русиядә гаиләләрнең 56 процентында йорт хайваннары яшәгән. Бердәм исемлек булуга карамастан, якынча исәп алулар буенча, илдә 25,5 миллион эт һәм 49,2 миллион песи бар дип санала. Дөньяда мәчеләр саны буенча без өченче урында торабыз, ә этләр саны буенча – дүртенчедә.
Хайваннарны тукландыру һәм иминлек үзәге мәгълүматлары буенча, Русия “мәче иле” булып кала. Илдә песиләр этләргә караганда ике тапкыр күбрәк. Икешәр песи тотучы гаиләләр саны арту да күзәтелә, диләр тикшеренүчеләр. Якынча саннар буенча, 30,5 миллион гаиләдә песи бар. Шул ук вакытта йорт мәчеләренең өчтән ике өлеше – шәһәрләрдә, калганнары авыл җирендә яши.
17,8 миллион гаилә эт асрый. Йорт этләренең дә яртысыннан артыгы – 61 проценты шәһәрләрдә яши, ә 39 проценты авыл йортларын саклый.
Этләр дигәннән, Башкортстанда барлык йорт этләрен мәҗбүри чиплау турында закон кабул ителде. Процедура 2027 ел ахырына кадәр бушлай булачак. 2025 елда бу максатларга республика бюджетында 80 миллион сум акча каралган.