Уйланырга урын бар
23 сентябрь 2025, 07:41

Төп башына утыртуның яңа төре тарала башлаган

Алдашуның яңа схемасы турында Русия Үзәк банкы кисәтте.

Төп башына утыртуның яңа төре тарала башлаганТөп башына утыртуның яңа төре тарала башлаган
Төп башына утыртуның яңа төре тарала башлаган

Мошенниклар кеше алдауның яңа схемасын уйлап чыгарган: хәзер алар маркетплейс курьеры исеменнән шалтыратырга мөмкин. Алдашуның яңа схемасы турында Русия Үзәк банкы кисәтте.
Булачак алдашу корбанына товарны илтеп тапшыру турында янәсе, маркетплейс бүлегеннән шалтырату килә. Әңгәмәдәшченең әйбергә заказ бирмәве һәм бер нәрсә өчен дә түләмәвен кире кагуына карамастан, телефон чыбыгының аргы ягында сөйләшүче заказ, мөгаен, туганнарыгыз яисә дусларыгыз тарафыннан түләнгәндер, биредә бернинди дә хата булуы мөмкин түгел дип ышандыра башлаячак. Тагын дла ныграк ышандыру өчен мошенник товар алучының исем-фамилиясен, адресын атаячак.
Товарны тапшыру көнен һәм урынын ачыклар өчен мошенник сөйләшү вакытында телефонга килгән смс яисә пушны атауны сорыйлар. Асылда, ул - банктан бер тапкыр бирелүче пароль. Мошенниклар аның ярдәмендә интернетбанкка кереп, акчаларны чыгаралар.
Әгәр сезгә шундый ымсындыргыч тәкъдим килсә, сөйләшмәгез, дип киңәш итә Үзәк банк. Шалтыратучы үзен кем итеп кенә таныштырмасын, беркайчан һәм беркемгә килгән кодны әйтмәскә кирәк. Чынлыкта маркетплейслар клиентларга товарны илтеп тапшыру турында шалтыратмыйлар, паспорт мәгълүматларын, смс кодларын һәм банк картасы мәгълүматларын сорамыйлар.
Аң, уяу булыйк, алдашу корбанына әверелмик, дуслар!

Фото: gov.kz

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас