Уйланырга урын бар
22 сентябрь 2025, 17:31

Башкортстанда бер кеше елына күпме су куллана?

Саннар уйландырырлык.

PinterestPinterest
Pinterest

Башкортстанда яшәүчеләрнең елына күпме су куллануы билгеле булды.

2024 елда Башкортстанда яшәүче бер кеше бер тәүлеккә уртача 97 литр су сарыф иткән. Монда сүз үзәкләштерелгән су системасыннан килгән су турында бара, диләр Башстатта.

Әлеге күләм үзәкләштерелгән системалардан фатирларга һәм шәхси йортларга керә торган барлык суны үз эченә ала. Аңа ризык әзерләү, савыт-саба юу, душ һәм ванна керү, кер юу, җыештыру һәм сантехника эше керә. 

Шәһәрдә һәм авылда саннар аерыла, әлбәттә. Шәһәрләрдә куллану гадәттә югарырак. Ул ваннан яки душ керү, савыт-саба һәм кер юу кебек көнкүреш техникасының күп эшләве белән дә бәйле. Авыл җирендә күп кенә йортларның коелары яки скважиналары бар, аларның суы гомум куллану статистикасында исәпкә алынмый.

Бер тәүлеккә 97 литр су сарыф ителгәч, елына күпме икәнлеген чамалавы авыр түгел...

Башкортстанда бер кеше елына күпме су куллана?
Башкортстанда бер кеше елына күпме су куллана?
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас