Уйланырга урын бар
9 сентябрь 2025, 05:53

Тагын бер бәйрәм өстәлде

Туган телләр көне ул!

Тагын бер бәйрәм өстәлдеТагын бер бәйрәм өстәлде
Тагын бер бәйрәм өстәлде

Туган телләр көне ул!

 

Русия Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елда безнең илдә 270тән артык Туган тел һәм диалект исәпләнә.

 Русиядә беренче тапкыр ил халыклары телләре көнен билгеләп үттеләр.  Моннан соң, ел да  8 сентябрь Русиядә Русия халыклары телләре көне буларак билгеләнәчәк.

 Бу хакта Бөтендөнья башкорт корылтае матбугат хезмәтендә искә төшергәннәр. Яңа истәлекле дата Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелды һәм Бөек Дагыстан шагыйре Рәсүл Гамзатовның туган көненә багышланды. Бәйрәмне гамәлгә кую турындагы карар 2025 елның 5 июнендә рус телен һәм Русия халыклары телләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышында кабул ителде.

 Шагыйрь Рәсүл Гамзатовның мирасы илнең төрле почмакларында һәм аннан читтә билгеләп үтелә. Рәсүл Гамзатов белән Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим дус булды.

Туган телләр көне булу яхшы, әлбәттә. Әмма аларны саклап калу бүгенге көндә катлауланды. Сакларга, үстерергә кирәк аларны, югыйсә, елына ике – 21 февральдә -Туган телләр көне, 8 сентябрьдә - Ил халыклары теле көнен каршы алып, кайчандыр аларның булганлыгын  искә төшереп, уфтанып утырырга гына калуы ихтимал. Туган тел булмаса, ул бәйрәмнәрдә ни мәгънә? Әлегә,  Русия Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елда безнең илдә 270тән артык Туган тел һәм диалект исәпләнә.

Фото: buratino.school4nsk.ru

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас