

Сабыр төбе сары алтын дип юкка гына әйтмиләр шул.
“Минем кайнанамны авылда “патшабикә” дип йөртәләр иде. Өйдәгеләр өчен аның сүзе һәрвакыт закон булды. Килен булып төшкән беренче елларны, билеле, рәхәт булмады. Гаебемне табып, төртеп күрсәтеп кенә торды. Сыер саварга чыккач, абзарда качып үкереп-үкереп елап кергән чаклар бик күп булды. Инде, башкача түзә алмыйм, китәм дияр чиккә җиткәндә ирем: “Түз, сабыр ит! Әни усал булса да, явыз түгел. Гадел кеше ул. Күрересең сине яратачак ул”- дип юатты. Әгәр ирем әнисенең һәр сүзенә куышылып, мине битәрләсә, әлбәттә, түзә алмас идем. Ә болай яши-яши кайнананың сүзләрен йөрәккә якын алмый башладым. Кызыбыз тугач, кайнана да йомшарды. Баламны ничек яратуын күреп, аңа хөрмәтем артты.”
Әйе, кайнана белән килен мөнәсәбәтләренең ныклылыгына бер яклап сабырлык булышса, икенче яклап акыл ярдәм итә. Моңа мисал итеп, бер яшь килен сөйләгәнне китерү кирәктер.
“Кияүгә чыкканның беренче елында бик тәмле итеп пешерә белми идем. Ә акыллы әнкәй моны кимчелек итеп тапмады. “Кызым, менә монда савыт-саба, монда ярмалар, тәмләткечләр. Нәрсә пешерә беләсең, шуны пешер. Әгәр килеп чыкмый икән, борчыл-
ма. Тавыклар, казлар, эт һәм песиләр бар безнең. Ә суыткычта һәрвакыт туңдырылган пилмән әзер тора ”, — диде.
Беренче балабызны көткәндә кайнанам да, үз әнием дә һәрвакыт терәк булдылар. Ләкин иң авырын – улымның йокысыз төннәре күп булган беренче елны – кайнанам белән бүлештек. Бала төне буе елап чыкса, әнкәй миңа иртән йокларга мөмкинлек бирә иде. Бу вакытта үзе сабыйны карады”.
Менә шундый тормыш мисаллары. Һәркем үзенчә фикер йөртеп, нәтиҗә чыгарырлык һәм дә гыйбрәт алырлык язмышлар.