Уйланырга урын бар
8 Сентября 2025, 11:11

Күгәрченнәрне кулга тотарга һәм ашатырга ярамый

Ни өчен болай эшләргә ярамый?    

Күгәрченнәрне кулга тотарга һәм ашатырга ярамыйКүгәрченнәрне кулга тотарга һәм ашатырга ярамый
Күгәрченнәрне кулга тотарга һәм ашатырга ярамый

Ни өчен болай эшләргә ярамый?

 

Шәһәр күгәрченнәре кешеләр өчен куркыныч авырулар тарата.»

Белгеч сүзләренчә, күксел күгәрченнәр 90 төрле авыру ташый ала, шуларның кимендә 10сы эпидемиологик куркыныч тудыра.

Күгәрченнәрне кулдан ашатмаска кирәк, бу – бигрәк тә балаларга кагыла. Турыдан-туры контакт вакытында авыру күчү куркынычы тагын да арта. Бу кошлардан йога торган иң куркыныч авыруларның берсе – орнитоз.

Бу инфекция сулыш алу системасын зарарлый һәм үпкә ялкынсынуына китерергә мөмкин. Ул авыру кошларның кипкән тизәге, каурыенда калып, шуларның тузанын сулаганда эләгә ала.

 

Күгәрченнәр аша башка йогышлы авырулар да йогарга мөмкин. Алар арасында сальмонеллез да бар. Кампилобактериоз да хайваннар һәм кеше өчен уртак авыру булып тора һәм гастроэнтеритка китерә.

Гөмбә инфекцияләре булган криптококкоз һәм гистоплазмоз иммунитеты какшаган кешеләр өчен аеруча куркыныч. Гистоплазмоз пычранган тирәлектән спораларны сулау аша тарала.

 

Инфекцияләрдән тыш, күгәрченнәр кешегә эктопаразитлар һәм гельминтлар да йоктыра ала. Аларның каурыйларында һәм тизәкләрендә астма, аллергик ринит яки дерматит китереп чыгарырга сәләтле аллергеннар була.

 

Белгеч кыргый күгәрченнәр белән элемтәгә кермәскә, аларны кулдан ашатмаска һәм аларның торак йортлар янында җыелуына юл куймаска киңәш итә.

 

Фото: kasheloff.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас