

Русиядә төнәтмәләр сату елына 25 процентка арткан. Экспертлар кызыксынуның артуын аракыга һәм башка югары градуслы эчемлекләргә минималь ваклап сату бәясе үсүен дәвам итүе белән бәйли.
Тазарудан курку барыннан да ешрак тәмәке тартуны ташларга комачаулый, дип күрсәткән тикшеренү. Галимнәр ачыклаганча, кешеләр тәмәке тартуны ташлагач симерүдән курка, шулай ук баш тартуны стресска сылтыйлар һәм тәмәкенең зарарына шикләнәләр, ди.
Краснодар краенда ир-ат интернет аша автомашина сатып алырга тырышып 2 млн сумга якын югалткан. Ул машина тапкан, игълан хуҗасы белән элемтәгә кергән һәм аңа 1,9 млн сум күчергән. Акча алганнан соң сатучы элемтәгә чыгудан туктаган...
Халык күбрәк ришвәт ала һәм бирә башлаган. Русиядә ришвәт бирү очраклары саны җиде ай эчендә 30 процентка арткан. Ә ришвәт алу эпизодлары саны исә 14 процентка артып киткән, дип сөйли коррупцион җинаятьләр статистикасы.