Уйланырга урын бар
5 сентябрь 2025, 04:55

Ашыгыч хезмәтләргә юл бирмәү кыйммәткә төшәчәк

Ашыгыч ярдәм, полиция, янгын сүндерү машиналарын үткәрмәсәң, правасыз да калуың бар. 

Ләйсән Каспранова фотосы.Ләйсән Каспранова фотосы.
Ләйсән Каспранова фотосы.

Водительләргә ашыгыч ярдәм, полиция яки янгын сүндерү машиналарына юл бирмәгән өчен җәза бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Чөнки 1 сентябрьдән Административ хокук бозулар кодексына әлеге җәзаларны арттыру турында төзәтмәләр үз көченә керде.

Хәзер зәңгәр һәм кызыл төстәге махсус сигналлары белән бергә сиреналарын кабызган махсус буяулы машиналарны үткәрмәгән өчен 7,5дән 10 мең сумга кадәр штраф яки алты айдан бер елга кадәр водитель правасыннан мәхрүм ителү яный. Әлегә кадәр мондый тәртип бозу өчен 4,5 мең сумнан 7,5 мең сумга кадәр штраф яки 3 айдан алып бер елга кадәр правадан мәхрүм ителү каралды.

Исегезгә төшерәбез: махсус буяулы, зәңгәр һәм кызыл маяклы машиналарга ашыгыч ярдәм, полиция, янгын сүндерү машиналары керә. Махсус буяулы башка хезмәтләр бары зәңгәр маяк кына куллана.

Шулай ук махсус буяусыз, әмма зәңгәр һәм кызыл маяклары кабызылган машиналарга юл бирмәгәннәрне дә каты җәза көтә. Мондый машиналар Федераль сак хезмәтендә генә бар.

Зәңгәр маяклары гына булган машиналарны, шул исәптән түрәләрнең машиналарын үткәрмәгән өчен җәза элеккечә калды – 500 сум штраф.

 “Ашыгыч хезмәтләрнең махсус транспорты ярдәмгә ашыга. Юлда тоткарланган һәр минут коткаручы һәм янгын сүндерүчеләрне көтүчеләрнең гомеренә торырга мөмкин”,  – ди коткаручылар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас