Уйланырга урын бар
5 сентябрь 2025, 07:25

Алма! Мошенник булуы бар!

Трубканы алыр алдыннан кодына карагыз...

Алма! Мошенник булуы бар!Алма! Мошенник булуы бар!
Алма! Мошенник булуы бар!

     Һәрберебезгә көн саен диярлек мошенникларның, аферистларның шалтыратканы бар. Максатлары бер – халыкны алдау, банк карталарыннан акча чәлдерү, “дәүләт” хезмәтләре”н җимерү, гади гражданнарга кредитлар тагу. Сбербанк, мошенниклар булуы бар дип,  нинди номерлардан трубканы алмаска кирәклеген аңлатты.

  Сбербанк рәисе урынбасары Станислав Кузнецов аңлатуынча, мошенниклардан шалтыратуларының күбесе +77 коды белән килә. Шулай ук мондый шалтыратулар еш кына виртуаль АТС һәм сим-бокслар кулланып башкарыла.

  Мондый шалтыратулар Украинадан, Казахстанның телефон базасын кулланып, килергә мөмкин, дип хәбәр итә Станислав Кузнецов.

  Димәк, җәмәгать, әгәр +77 коды белән башланган шалтырату килә икән, трубканы алмаска, теге баштагы “кемнәрдер” белән аралашмаска, игътибарны югалтмаска киңәш итәбез. Балаларга да шуны аңлатыйк.

Фото: gov.kz

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас