Уйланырга урын бар
3 сентябрь 2025, 09:25

Туйдан туйганнармы?

Кәләштә чәчәк урынына кәбестә.

Туйдан туйганнармы?Туйдан туйганнармы?
Туйдан туйганнармы?

Кәләштә чәчәк урынына кәбестә.

 

“Могҗизалар кыры” уеныныда сатулашкан хакка риза булмаган уенчыга кара әрҗәдән кәбестә алып биргәндә аны бер төрле кызгану хисе туамы сездә?  Үзе сайлады, дибез, ешрак. Ә менә бу очракта шулай ук эш кәбестәгә барып төртелә, әмма очрак икенчерәк. Монда туй турында сүз бара.

Тасмалар һәм чәчәкләр белән бизәлгән автомобиль урынына Чаллы ЗАГСына Андрей һәм Нелли пар велосипедта килеп туктаганнар.

 Гашыйкларның индивидуальлеге кәләшнең оригиналь букетында да күренә – ул ачык яшел брокколи кәбестәсе чәчәкләреннән була.

Пар сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм, мөгаен, чәчәк бәйләме тиешле урынга китәчәк – яшь парлар менюсына.

Кызык, моңа карата һәркемнең үз фикере туар, әлбәттә. Бәлки алар күпмедер инде бергә яшәп, барча купшылыктан, тантаналардан баш тартканнардыр. “Җаны телгән елан ите ашаган”, дигәндәй һәркем үзенчә карар кыла ала. Әмма никахлашу көне сәпидтә бер йөреп кайтып, кәбестә кимерүгә генә лаекмы икән?  Туй хәзер тантана түгелме әллә дигән сорау туа...

 

 

 

Туйдан туйганнармы?
Туйдан туйганнармы?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас