

Йортыбызда чак кына ут чыкмый калды – кызым төзек булмаган үтүкне кабызган. Башта нәрсәдер “чырт-чырт” килде, аннары үтүк төбеннән нәзек кенә ялкын телләре күренде. Бик курыктык. Каушавыннан кызым ялкынны су сибеп сүндерергә теләгән иде, туктаттым. Үтүк шнурын тиз генә электр челтәреннән тартып алдык. Дөрес эшләдекме?
Әйе, бу очракта бик тә дөрес эшләгәнсез. Ни өчен электр приборларын су белән сүндерергә ярамый? Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәсе белгечләре бу уңайдан болай дип аңлата:
Электр приборына ялкын капса, аны я порошоклы янгын сүндергеч ярдәмендә, я тыгыз тукыма белән каплап сүндерергә киңәш ителә. Синтетик япма яки юрган белән түгел! Коры туфрак яки ком сипсәгез, тагын да яхшырак.