Уйланырга урын бар
29 август 2025, 09:03

Гәрәбә кислотасы: файдалымы, юкмы?

Белгечләр фикеренә колак салыйк.

Гәрәбә кислотасы: файдалымы, юкмы?Гәрәбә кислотасы: файдалымы, юкмы?
Гәрәбә кислотасы: файдалымы, юкмы?

Гәрәбә кушылган биологик актив өстәмә (БАД) кешене стресстан һәм картаюдан саклый дигән караш бар. Нәрсә ул гәрәбә (янтарь) кислотасы һәм ул чынлап та кеше организмына файдалымы? Белгечләр фикеренә колак салыйк.
Гәрәбә кислотасыннан ясалган препаратлар даруханәләрдә сатыла. Кайсыбер табиблар аларны кеше организмы талчыгу кичергәндә, хәвефләргә бирелүчәнлек булганда, хәтер начарланганда эчәргә тәкъдим итәләр. Җитештерүчеләр исә гәрәбә кислотасы организмда матдәләр алмашын тизләтә, өстәмә энергия бирә, агулану булган очракларда файдалы дип белдерә. Әмма бу белдерүләргә карата ышанычлы гына рәсми раслаулар юк.
RxList мәгълүматларына ярашлы, гәрәбә кислотасының (сукцинат) менопауза, артрит, авыртынулар булган очракларда кеше организмына карата нәтиҗәлелеге расланмаган. Халыкара практикада мондый препаратларны файдаланмыйлар: алар Бөтендөнья Сәламәтлек Оешмасы, дару препаратлары буенча Европа агентлыгы һәм FDA исемлекләренә дә кертелмәгән.
Исбатланган файдасы булмавына карамастан, гәрәбә кислотасы кушылган препаратлар һәм БАДлар популяр булып кала. Бу ныграгы маркетинг алым дип саный экспертлар. Кыскасы, гәрәбә кислотасының файдалылыгы турында әлегә кадәр сыйфатлы клиник тикшерүләр үткәрелмәгән.
Гәрәбә кислотасы азык сәнәгатендә Е363 өстәмәсе буларак билгеле. Аны продукт тәменә йогынты ясаучы компонент буларак кулланалар.
Косметикада исә яшәртү эффекты бар дип, аны кремнарга, маскаларга һәм инъекция чараларына кушалар. International Journal of Molecular Sciences тикшеренүе сукцинатның күзәнәкләр метаболизмын көйли, коллаген синтезын көчәйтә алуын һәм антиоксидант буларак эшли алуын күрсәткән. Тәҗрибәләр аның тире структурасына тергезә алуын күрсәткән. Ләкин бу җәһәттән косметологиядә дә сукцинатның нәтиҗәлелеген раслаучы киңкүләмле тикшеренүләр үткәрелмәгән .
Шулай итеп, әлеге сукцинант төрле яктан яхшы сыйфатлануына карамастан, нинди дә булса файдасы хакында ышанычлы гына дәлилләр юк.
Өстәвенә, кеше организмы гәрәбә кислотасын үзе эшләп чыгара һәм аңа кытлык та кичерми икән. Шуңа да гәрәбә БАДын эчүнең кешегә сизелерлек файда китерә алуы хакында мәгълүматлар юк. Хәер, хроник чирләр булганда, йөрәк-кан тамыры, ашказаны-эчәк юллары белән проблема булганда табиб киңәшеннән башка аны эчү сәламәтлеккә хәтта куркыныч тудыра ала икән. Шулай ук авырлы һәм бала имезүче хатыннарга аны эчмәү хәерлерәк. Хәвефсезлеге турында ышанычлы мәгълүматлар юк дәрәҗәсендә.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас