Уйланырга урын бар
29 август 2025, 08:47

Балалар сәламәтлегенә җитди карамаганнармы?

“Патриот”ны бикләп куйдылар.

Балалар сәламәтлегенә җитди карамаганнармы?Балалар сәламәтлегенә җитди карамаганнармы?
Балалар сәламәтлегенә җитди карамаганнармы?

“Патриот”ны бикләп куйдылар.

 

Суд Стәрлебаш районындагы «Патриот» балалар лагерена карата административ хокук бозу турындагы эшне карады.

Эш балалар ял учрежденисеңдә санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу белән бәйле.

Элегрәк Стәрлебаш районындагы «Патриот» лагеренда 25 кеше агуланган иде. Зыян күрүчеләрне ашыгыч рәвештә Стәрлетамактагы йогышлы авырулар үзәгенә китергәннәр. Хәлгә карап, табиблар 16 кешене хастаханәгә озатырга карар кылган.

Хокук бозулар өчен административ җәза буларак, суд лагерь эшчәнлеген 30 тәүлеккә туктатып тору турында Карар кабул иткән. Карар кичекмәстән үтәлергә тиеш, диелә БР судларының Берләшкән матбугат хезмәте хәбәрендә.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас