Уйланырга урын бар
28 август 2025, 15:05

“Очып китү полосасы”

Башкортстан студент отрядлары вәкилләре “Пулково” аэропортында хезмәт тәҗрибәсе туплый. Бервакыт яшьләр Уфадан килгән самолетны башкорт милли костюмнары элементлары булган формада каршы алган. 

https://vk.com/rso_bashrohttps://vk.com/rso_bashro
https://vk.com/rso_bashro

Уфа Фән һәм технологияләр университеты һәм М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының унөч студенты быел җәй “Взлетная полоса” Бөтенрусия проектында катнаша. 

“Очыш полосасы” проекты инде ике ел Русиянең төрле төбәкләреннән яшьләрне җыя. Егет-кызлар җәй көне перрон хезмәт күрсәтү, багаж эшкәртү, тикшерү, мәгълүмат һәм пассажир сервисы хезмәтләренә эшкә урнашалар һәм, эшчәнлек юнәлешенә карап, аена 45 меңнән 80 мең сумга кадәр хезмәт хакы алалар.

Безнең студентлар Санкт-Петербургта икенче ел эшли. Узган ел аларның саны 18 булса, быел – 13 кеше. Алар барысы да – Уфа университетының Гуманитар һәм социаль фәннәр институтының дүртенче курс студенты Алия Хәсәнова җитәкләгән “Кара акула” сервис отрядында катнашучылар.

– 2024 елда без Санкт-Петербург – тарихи һәм матур шәһәр –  белән илһамландык, “Пулково” аэропортында югары җитештерү күрсәткечләренә ирештек һәм эш бирүчедән бүләкләргә лаек булдык, – дип сөйләгән Алия “Республика Башкортостан” гәзите хәбәрчесенә. – Һәм быел без бу онытылмас сезонны кабатлау өчен яңа состав белән килдек!

Эш башланыр алдыннан Башкортстан студотряды вәкилләре, укулар үтеп, имтихан тапшырганнар һәм хәзер штатлы хезмәткәрләр белән беррәттән төрле вазифаларда эшлиләр. Алия үзе – тикшерү хезмәтендә оператор-координатор.

Эштән буш вакытта студентлар төрле конкурсларда һәм күңел ачу чараларында катнашалар: проектның иң яхшы отряды исеме өчен көрәшәләр, иҗади, бию һәм җыр фестивальләрендә чыгыш ясыйлар, медиа-конкурс һәм арт-объектлар бәйгеләрендә ярышалар. Шунысы кызык, проект кураторлары төбәкләрдән катнашучыларның милли традицияләрен сәламли. Мәсәлән, бервакыт Башкортстан яшьләре Уфадан килгән самолетны башкорт милли костюмнары элементлары булган формада каршы алганнар.

Әйткәндәй, эш бирүче студентларны туклану белән тәэмин итеп кенә калмый, аларга бушлай тулай торак та бирә, шулай ук юл хакын өлешчә компенсацияли. 

Шунысын да билгеләргә кирәк: “Очыш полосасы” проектын Санкт-Петербург һава аланы Русия Студентлар отрядлары белән берлектә “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында гамәлгә ашыра.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас