

Алда нинди һава торышы көтелә?
Башкортстанда атна башы җылы һәм яңгырлы булачак. Яңгырлар, яшен һәм боз явуы да ихтимал.
Башгидромет мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 25 августта, республикада, урыны белән, кыска вакытлы яңгырлар, яшен, көндез көчле яңгырлар, боз явуы ихтимал.
Җил көньяктан уртача, көндез урыны белән көчле. Көндез температура +23,+28°ка кадәр җылына. Сишәмбе көнне, 26 августта, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында кискен. Һава температурасы төнлә +9,+14°, көндез +18,+23°, көньякта +28°ка кадәр җитә.
Чәршәмбе, 27 августта урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Көнбатыштан җил уртача, яшен вакытында кискен исә.
Һава температурасы төнлә +9,+14°, көндез +18,+23°, көньякта +28°ка кадәр җитә.