

Җырчы Николай Басковның элекке әби белән бабасы – Евгения һәм Борис Шпигельләр – 17 млрд сумнан артык бурычка баткан. Бу хакта РИА Новости суд приставлары материалларына сылтама белән хәбәр итә.
Бурычның төп өлеше — 16,2 млрд сумнан артыгы Генпрокуратура дәгъвасы буенча түләтүләр белән бәйле. 900 млн сумнан арткан калган сумма – коммуналь хезмәтләр һәм салымнар өчен бурыч.
Пристав мәгълүматлары буенча, Евгения Шпигельнең бурычы: салымнар һәм коммуналь хезмәтләр буенча - 1 млн сумга якын, физик һәм юридик затлар файдасына түләүләр буенча - 202,6 млн сумнан артык, һәм өстәмә җәза буларак җинаять штрафы рәвешендә 149,7 млн сумнан артык.
Аның ире Борисның салым һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча 370,5 мең сум бурычы җыелган.
Май аеннан Бористан шулай ук дәүләт кеременә 400 мең сум процессуаль чыгымнарны һәм өстәмә җәза буларак 449,7 млн сум күләмендә җинаять штрафын түләтергә тырышалар. Бу кадәр бурычны ничек түләрләр икән дип уйлыйсы юктыр, җәмәгать, чцнки байлар баеган саен түләүләрдән кача бугай ул.
Фото: dzen.ru