Уйланырга урын бар
15 август 2025, 04:11

Ясалма акыл кешегә яный?

Ясалма акыл 2030 елга кадәр кешелек дөньясыннан акыллыракка әвереләчәк.

Ясалма акыл кешегә  яный?Ясалма акыл кешегә  яный?
Ясалма акыл кешегә яный?
Индустрия ветераннары һәм ясалма акыл тикшеренүчеләре белән бергә бер төркем белгечләр технологияләр контрольсез үсүен дәвам иткән хәлдә ясалма акылның кешелек дөньясын кимендә 95 процентка һәлак итүе мөмкин дигән шиксез зур борчылуларын белдерә. Билгеләүләренчә, әлегә ясалма акыл яралгы хәлендә генә.  Әмма инвестицияләр салу ныграк үсешкәч вакыйгалар кискен үзгәрергә мөмкин.
Янауның төрле сценарие тасвирлана: алар биологик агентлар таралудан, үтә мөһим системалар ватылудан, киңкүләм дезинформациядән алып карарларны кабул итүгә, сәяси һәм икътисади кысрыклауга кадәр.  Күңелсез фаразлар яңгыратылуына карамастан, эре технологик компанияләр һәм сәяси лидерлар ИИ-технологияләрен гамәлгә кертүләр дәвам итәләр.
Американың киң билгеле малтабары Илон Маск та аларның фаразларын куәтли.  Ясалма акыл 2030 елга кадәр кешелек дөньясыннан акыллыракка әвереләчәк. 
 
Фото: litmarket.ru
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас