Уйланырга урын бар
14 август 2025, 07:50

Суд гадел карарын чыгарган

Президент хатынының гаебе күп булган.

Суд гадел карарын чыгарганСуд гадел карарын чыгарган
Суд гадел карарын чыгарган

Көньяк Корея Конституцион суды  быел 4 апрельдә отставкага җибәрелгән президент Юн Сок Ёльның тормыш иптәше Ким Гон Хины төрмәгә утырту турында карар чыгарган. Юн Сок Ёль былтыр декабрьдә законсыз рәвештә илдә хәрби положение керткән  өчен суд каршысына бастырылган. Хәзер суд аның хатынын да зинданга ябу карарын чыгарган.

Илнең элеккеге президенты хатынына акцияләр белән мошенниклык кылулардан алып ришвәтчелек, йогынтысын файдаланып законсыз сәүдә итү гаепләре белдерелә. Аерып әйткәндә, Ким Гон Хи 2022 елда НАТО саммитында катнашканда чамасыз  кыйммәтле (43 мең доллар) бизәнгеч (кулон) тагып йөрү гаебе белдерелгән. Президент бикәсе, кыйммәтле бизәнгечен, закон таләп иткәнчә, финанс декларациясенә кертмәгән булган. Аны шулай ук бәясе кимендә 10 мең доллар торган Chanel сумкаларын һәм асылташлы муенсасын ришвәт рәвешендә алуда да гаепләгәннәр.

Илдә фетнә тудыруда гаепләнгән Көньяк Кореянең экс-президенты Юн Сок Ёльга гомерлек төрмә, хәтта үлем җәзасы яный.

Фото: shyndyk.kz 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас