Уйланырга урын бар
14 август 2025, 08:36

Сатучыларга, медикларга кытлык

Ә бит тармакта эш хакы түгәрәк кенә...

Сатучыларга, медикларга кытлыкСатучыларга, медикларга кытлык
Сатучыларга, медикларга кытлык

Уртача алганда, республика хезмәт базарында бер эш урынына 6—7 эш эзләүче туры килә. Шуңа карамастан, аерым тармакларда эш бирүчеләр җитди кадрлар кытлыгы кичерә.

         Персонал кытлыгы барыннан бигрәк ваклап сату өлкәсендә күзәтелә. Биредә бер вакансиягә барлыгы 2—3 резюме туры килә. Соңгы айда бу тармакта эш тәкъдим итү 11 процентка кимегән. Сәбәбе: эшкә урнашырга теләүчеләр саны шулкадәр дәрәҗәгә арткан. Сәүдә тармагында уртача хезмәт хакы 44 мең сум тәшкил итә.

         Медицина һәм фармацевтика тармагы да кадрлар кытлыгы кичерә: биредә конкуренция бер урынга дүрт кешедән артмый. Ә бит тармакта эш хакы түгәрәк кенә: мәсәлән, июльдә медицина хезмәткәрләренә, уртача алганда, 60 мең сум тәкъдим иткәннәр.

         Шул ук вакытта…

 Башкортстан медицина оешмалары хезмәткәрләренә остаз (наставник) булган өчен түләү кертеләчәк. 2023—2026 еллар тармак килешүенә шуңа ярашлы үзгәрешләрне БР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы, «Сәламәтлек саклау һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеген оештыру җәмгыяте» кул куйган.

         Документ сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренә яңа социаль ярдәм чараларын һәм хезмәткә түләү һәм хезмәтне саклау өлешендә гарантияләрне ныгыта.

         Тәү тапкыр түбәндәге үзгәрешләр кертелгән:

*окладтан 15 проценттан да ким булмаган күләмдә остазлык өчен түләү;

*медицина оешмалары педагогик хезмәткәрләренең озайтылган ялга хокукы (56 календарь көн);

*төнге вакытта, бәйрәм һәм ял көннәрендә, шулай ук эш вакытыннан тыш эшләгән өчен хезмәткә түләү мәсьәләләре көйләнгән;

*нормага салынмаган эш көне өчен баш табибларга өстәмә отпуск бирелә.

         Төзәтмәләр федераль закон һәм медицина хезмәткәрләренең эш хакы структурасы, шул ук вакытта окладларны 50%-ка кадәр күтәрү дә, үзгәрүенә бәйләнгән.

Фото: ru.pinterest.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас