

Халык бозылды хәзер. Кызу канлыга әйләнде. Бер-бер хәл булса, барыбыз да күкерт кебек кабынып китәргә генә торабыз. Сүрелгәч, гафу үтенәбез дә онытыла кебек. Әмма бу дөньяда бернәрсә дә эзсез үтми. Ачу басыла, тик сүзләр салган яра йөрәктә кала. Вакыт үтсә дә җуелмаслык булып калганнары да җитәрлек.
“Сак белән Сок” бәетен хәтерлисезме? Ананың улларының чорсызлыгыннан гаҗиз булып әйтелгән сүзләре туганнарны гомерлеккә аера. Безнең артык акыллы һәм күпне белүче замандашларыбыз арасында моңа “әби әкияте” дип караучылар бар. Әмма диккать белән карасаң, тормышта сүз көченең куәтен дәлилләүче ачык мисаллар да җитәрлек. Шуларның берсен автобуста очраклы рәвештә генә янәшә туры килгән бер әби сөйләгән иде.
“Балачагым да әллә ни бәхетле булмады, яраткан кешемә кияүгә чыгып та рәхәттә йөзмәдем. Ун ел бергә яшәгән ирем беркөнне муеныма пычак терәде. Күзләремне чытырдатып йомдым да белгәннәремне укыдым. Шулчак кемдер уйнап кына кыңгырауга басты бугай, ирем айнып киткәндәй булды, ә мин бикләргә онытылган ишектән урамга ыргылдым. Үзем елыйм, үзем йөгерәм. Кешеләр: «Тиледер бу», – дип, миңа аптырап карап китә. Ә мин бу җәзаның ни өчен җибәрелгәнлеге хакында уйлыйм. Дөрес яшәргә тырыштым, кеше өлешенә кермәдем, беркемгә зыян салмадым... Шулчак “келт” итеп әниемнең балачакта: «Тамагыңа пычак кергере!» – дип әрләве исемә төште. Биш яшькә кадәр гел шыңшып, елап йөргәнгәме, әнием мине шулай дип тирги иде. Менә еллар үткәч, ул сүзләр кабул була язды. Шулай булсын дип тә әйтмәгән инде. Ирем кул күтәргәннән соң, мин аның белән яшәргә куркып аерылыштым да, улымны җитәкләп, Кыргызстанның элеккеге Фрунзе (хәзер Бишкек) шәһәренә күченеп киттем. Балачакта әниемнән ишеткән сүзләрнең язмышымда чагылышы аның белән генә бетмәде әле. «Күзем күрмәсә иде сине!» – дигәне дә кабул булды аның. Уйламаганда чит җирләргә чыгып китеп, сукыраеп үлгән әниемне җирләргә дә кайта алмадым (операциядән соң йөрерлек хәлдә түгел идем)... Үзем әниемнең сүзләреннән күп пешкәнгә күрә аналарга васыять итеп әйтәм, ачуыгыз килгәндә дә балаларыгызга кадерсез сүзләр әйтмәгез! Барысы да өсләренә төшәчәк”, - диде ул.
Өлкәннәр белми әйтми шул. Тормышта нәкъ шул әби сөйләгәнчә, әйткән бәддога да, хәердога да, түгелми-чәчелми, кешенең үзенә дә, балаларына да барып ирешә. Ә ана каргышыннан да куркынычрак, ана рәнҗешеннән дә авыррак, ана теләгеннән дә көчлерәк ни бар икән бу дөньяда?
Тагын бер мисал. Ана кеше, улы салгалап та, соң кайткалап та йөри башлагач: «Туйдым, үлсә дә, кайгырмас идем», – дип әйткән танышларына. Бер атна да үтмәгән, улы машинада бәрелеп үлгән.
-Ул ананың бердәнбер баласын күмгәндәге хәлен әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел. Әлеге хәлләрдән соң хәтта акылы да авышты мескенкәемнең. Ә бит ул аны үлсен дип түгел, улының юлсызлыктан бәргәләнүен күреп гаҗизләнгәннән генә әйткән иде, - ди күршеләре. Тик Җир шарын кирегә әйләндереп булмаган кебек әйтелгән сүзләрне дә кайтарып алып булмый...
Мондый мисалларны ешрак ишеткән саен сүзнең көче хакында ныграк уйланасың.
“Мин гомер иткән якларда хатын-кызлар, балалары яки оныклары артык шаяра башласа: «Үлгәнеңне күрсәм иде», –дигән сүзләр тезмәсен кулланалар. Яратып кына ачуланып әйтелә ул. Әмма шул сүзләрнең нәтиҗәседерме, анда яшьләр бик күп кырыла...” - диде тагын берәү.
Ә безнең якта сокланып, яратып балага “и, бәхетсез башкайлар!” дип әйтү гадәте бар. Ни өчен шулай дип әйтүләренә һич төшенә алмыйм. Ни өчен бәхетсез булырга тиеш ул бала? Ни өчен “бәхетле башкайлар” димиләр? Балага киләчәк юрау булып тормыймы соң бу сүзләр? Кайсы гына психология китабын алып карасаң да анда “уйлар материяләшә” дип язылган. Ә безнең әби-бабаларыбызга ул психология китапларын укып тору кирәкмәгән. Аларга ул белем тәрбия белән бирелгән. Бәлки аңлата алмаганнардыр, әмма йөрәкләре белән тойганнар. Юкка гына: "Балаңны тәүфыйгы арткыры дип кенә ачулан",- дип өйрәтмиләр иде күрше әбиләр.
Элек ара-тирә, теленә хуҗа булмаган, ерак китеп уйламаганнар гына “сүз уты” белән уйнаса, хәзер бу хакта уйланып торучы да юк. Безнең көндә бае да, ярлысы да баласын “дебил”, “аңгыра” “тормоз” кебек сүзләр әйтеп орыша. Урамда елап торган улына “Хайван!” дип кычкырган анадан: “Ә кемнән туган соң ул?”- дип сорыйсы килә. Мыскыллы сүзләр белән акыралар-бакыралар да “үчтеки” итеп сөяргә керешәләр. Әмма теге сүзләр эзсез үтә микән? Шул тәрбиянең нәтиҗәсен кечкенә “дебил”лар һәм “тормоз”лар балалар бакчасында ук күрсәтә башлый. Бер килеп, аналар хаталарын аңлар, алар гына түгел бөтен җәмгыять аңлар. Тик соң булмасмы?.. Кызып киткәндә әйтелде инде, янәсе. Шул чакта телеңне тешләү күпкә хәерлерәктер.
Кешеләр йолдызнамәләргә, саннарга (нумерологиягә) ышана. Имеш, ни әйтсәләр, шул тормышка аша. Ә үз теле белән язмышын хәл итә алуын, үз сүзенең көчен игътибарга алмый булып чыга... Шунысы кызганыч...