

Башкортстанлылар ничек миллионнарын югалта?
85 яшьлек уфалы ханым 300 мең сумыннан чак кына колак какмаган! Мошенниклар, үзләрен Русия пенсия фонды (РПФ) һәм банк хезмәткәрләре дип таныштырып, аның акчасын урларга тырышканнар. Кәрәзле элемтә операторының уяулыгы олы яшҗтәге ханымны бу бәладән коткарган.
Уфада яшәүче 76 яшьлек ханым исә 1 миллион сум югалткан. Аферистлар мессенджер аша үзләрен маркетплейс, дәүләт хезмәтләре һәм хәтта ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырганнар, акчаларны "посылка белән проблемалар" һәм "аккаунт вату" сылтавы белән күчерергә күндергәннәр.
Уфа районыннан 26 яшьлек егет 2 миллион доллардан мәхрүм калган!
"Салым" һәм Үзәк банк мошенниклары аны "Декларациядәге хаталар" һәм "дәүләт хезмәтләрен вату" белән куркыткан.
Туймазы районында яшәүче 57 яшьлек хатын, имештер, маркетплейс хезмәткәрләреннән "заказ белән проблемалар" туган дип ялганлаган мошенникларга ышанып, 1 миллион югалткан
Бик мөһим!
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә:
Банкларның һәм дәүләт органнарының чын хезмәткәрләре беркайчан да социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша аралашмый!
Шикле шалтырату булганда – шунда ук трубканы куегыз!
Билгесез кешләргә билгесез сәбәпләр буенча акча күчергәнче, туганнарыгызга яки банкка шалтыратыгыз!
Уяу булыгыз – акчагызны саклагыз!
Фото: 5-tv.ru