

Русиядә 129 бәләкәй шәһәр юкка чыгу куркынычы астында калган. Аларда 3,4 миллион кеше яши. Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНхиГС) экспертлары белдерүенчә, соңгы 10 елда югалу куркынычы астында калган кече шәһәрләрдә халык саны 314 мең кешегә кимегән. Кешеләр саны кимегән саен, мәшгульлек, урта һәм кече эшкуарлык вәкилләренең кимүе торак пунктларның югалуына китерә.
Халык саны барыннан бигрәк тә ил төньягында урнашкан ташкүмер, металлургия һәм урман хуҗалыгы шәһәрләрендә кимегән. Торак пунктлар берничә буын дәвамында кыскаруын дәвам итәчәк, бу процессны һәрвакытта да кире чигерү мөмкин түгел, дип саный экспертлар. Ләкин яңа икътисади дәртләндерү чаралары, мәсәлән, сәнәгать һәм агросәнәгать кластерларын булдыру, туризм өлкәсендә инвестицион проектларны яисә локаль җитештерүне тергезү сыман чаралар пәйда булган очракта, кече шәһәр югалткан функцияләрен тергезә алачак дигән өмет бар.
Фото: cont.ws