Бу хәл Франциядә булган, ләбаса. Француз, хатынын заправкада онытып, ялга китә. Ул аның юклыгын 300 чакрым узгач кына сизә.
62 яшьлек турист гаиләсе белән сәяхәткә кузгалган була. Ул автозаправкада тукталыш ясый, ә аннары тыныч кына юлын дәвам итә суп хатыныннан башка. Югалуны берничә сәгатьтән соң гына ачыклый абзый. Полициягә дүрт сәгать парковкада уздырган хатын-кызны табу өчен геолокация кулланырга һәм заправкаларга шалтыратырга туры килгән. Бу вакыт эчендә аларның 22 яшьлек кызы арткы утыргычта тыныч кына йоклап ята һәм шулай ук берни дә сизми икән...