

Башкортстанның бала тудыру йортларының берсендә авырлы пациентка туй оештырганнар. Бу хәл Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең перинаталь үзәгендә булган.
Авырлы ханым белән аның тормыш иптәшенең никахын ЗАГС хезмәткәрләре перинаталь үзәктә теркәгән.
Медицина учреждениесендә хәбәр итүләренчә, бала тудыру йорты хезмәткәрләре яңа гаилә барлыкка килүнең шаһиты булган.
“Булачак әнинең туе – чын мәгънәсендә онытылмаслык вакыйга! Никахны теркәү урыны итеп перинаталь үзәкне сайлау – ул иң мөһим вакыйганы профессионалларга ышанып тапшыру дигән сүз”, – дигәннәр бала тудыру йортындагылар.
ЗАГС хезмәткәрләре аңлатуынча, бала тудыру йортында никахны теркәргә мөмкин. Закон нигезендә, йөклелек яки бала туу кебек сәбәпләр булганда никахны ЗАГСтан тыш та теркәргә рөхсәт ителә.
Яшьләргә гаилә бәхете телик.