Искиткеч: Башкортстанда бер кадаксыз төзелгән гыйбадәтханә бар

Ничек төзегәннәр, диген!..

vk.com/vfvakhitovvk.com/vfvakhitov
vk.com/vfvakhitov

Башкортстанның Гафури районы Карагай авылында бер кадаксыз төзелгән борынгы гыйбадәтханә бар. Ул 1904 елда салынган. Аның үзенчәлеге шунда – аны төзегәндә бер генә кадак та кулланылмаган.

Әмма вакыт үтү белән гыйбадәтханә шактый тузган. Бүген бу мәдәни мирас һәйкәле ремонт таләп итә.

Район хакимияте башлыгы Венер Вахитов әйтүенчә, гыйбадәтханәне Президент грантлары фонды исәбенә тергезәчәкләр. Узган ел федераль акча ярдәмендә бина эчендә аварияләргә каршы эшләр башкарылган. Имәндәш авыл биләмәсенең Бөек Ватан сугышында катнашкан 243 кешесенең исемнәре язылган обелискны реставрацияләгәннәр. Быел гыйбадәтханә янында Җиңүнең 80 еллыгы скверы, сәхнә һәм балалар спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк.

Шуны әйтергә кирәк: Президент грантлары фонды 2017 елдан бирле эшли, ул коммерцияле булмаган һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтүне максат итеп куя, дигән иде ил Президенты Владимир Путин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас