

Бу атнада, 27нче һәм 28нче июньдә, мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре үтәчәк. Быел 15,5 мең укучы – 11нче сыйныфны, 50 меңнән күбрәге 9нчы сыйныфны тәмамлый. Тугызынчыларның күпмесе мәктәптә укуын дәвам итәр, ә күпмесе чыгып китәр – анысы әлегә билгесез. Әмма шунысы билгеле: 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар аттестатларын җомга алачак, ә 11нчеләр мәктәп белән шимбә көнне хушлашачак.
Имтиханнар инде артта калды. Киләчәккә хыяллар – һөнәри яки югары уку йортларына керү. Ә бүген иң мөһим бурычларның берсе – зур тормыш юлына аяк басучы балалар өчен дулкынландыргыч та, бераз моңсу да бу бәйрәмне истә калырлык итеп үткәрү. Һәм моның өчен ата-аналар көчләрен дә, акчаларын да жәлләми. Акчасы җитмәсә дә, табарга тырыша. Сыйныфташлары янында аның гына баласы аерылып тормас бит инде!? Нәтиҗәдә мәктәп белән хушлашу шактый чыгымлыга әверелә. Бу бигрәк тә шәһәр мәктәпләрендә нык сизелә. Ә илнең эре шәһәрләрендә быел чыгарылыш бәйрәмнәре хәтта 50-80 меңгә басарга мөмкин, диләр.
Аналитиклар әйтүенчә, узган ел чыгарылыш укучысын киендерү уртача 11 мең сумга төшкән. Әмма бер ел эчендә бәяләр 20 процентка арткан. SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә: быел 9нчы егетләре өчен комплект уртача 15,5 мең сумга баса, өлкән сыйныф укучылары өчен 18 мең сумга җитәргә мөмкин. Кызларны киендерү, гадәттәгечә, кыйммәтрәк: 9нчы сыйныф укучылары өчен 14 мең сумга якын акча кирәк булса, 11нчене тәмамлаучылар өчен 20 мең сумга якын акчаңны чыгарып салырга туры килмәгәе.
Алай да кайсыберәүләр махсус кием сатып алмаячакбыз, диләр. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы егетләрнең һәр бишенчесе (20%) һәм 11ләрнең һәр алтынчысы (16%) бәйрәмгә моңа кадәр киелегән булса да, яңа киемнәрдән һич аерылмаган күлмәк-чалбарда киләчәк. Кызлар арасында мондый адымга баручылар азрак: аларның нибары 8 проценты гына гардеробта булган киемен сайлаячак.
Ни дисәң дә, гомергә бер генә була торган бәйрәм кичәсендә бигрәк тә кызларның иң матур образда буласы килә. Әмма кичке күлмәкләрнең хакы “каты тешләшкәндә” аякны юрганга карап сузарга туры килә. Шуңа күпләр бүген интернет-кибетләрдән сатып алуны хуп күрә. Ахыр чиктә, кулдан сатып алырга яисә прокатка алып торырга була. Андый күлмәкләр, сыйфатына карап, “Авито”да (товарлар турында игъланнар урнаштыру өчен интернет-сервис) 1-1,5 мең сум тирәсеннән башлана. Матур күлмәк янына килешле туфли дә кирәк. Шуларга өстәп, хәзер кызлар прическа, каш-керфек ясата, тырнак буята. Бушка яки очсызга эшләүче таныш-белешең булмаса, салоннарда шулай ук шактый акча калдырырга туры килә. Кайсыберләр түләүле макияж да эшләтәчәк әле.
Ә кичәнең тантаналы өлешенә әзерләнү, укытучыларга, директорга, мәктәпкә бүләкләр сатып алу, соңыннан кафе яки ресторан ише күңел ачу урынына бару – боларның да һәрберсе акча сорый. Өстәвенә, бүгенге чаралар фото һәм видеосыз да үтми. Барысына берьюлы түләсәң, кесәң шунда ук юкарачак. Шуңа чыгарылыш сыйныфларында ата-аналар җыелышлары уку елы башында ук булачак кичәгә акча җыю, бәйрәмне башка классларга караганда да шәбрәк итеп оештыру турындагы сөйләшүләрдән башлана. Хәзер инде бу мәсьәләләр мессенджерлардагы чатлар аша гына да хәл ителә. Әлбәттә, тиз генә хәл ителми әле ул. Ата-аналар комитеты вәкиле “күпмедән җыелышабыз?” дип сорауга, хәллерәкләр зуррак сумма әйтсә, очын очка чак ялгап яшәүчеләр моңа каршы төшә. Кайчакта алтын урталыкны табу шактый четерекле мәсьәләгә әверелә. Әлеге дә баягы сорауштырулар нәтиҗәсеннән күренүенчә, бүген Уфада 9 сыйныф укучыларының ата-аналары бәйрәмгә уртача 11,5 мең сум тирәсе тотынырга әзер. Зуррак шәһәрләрдә бу чыгымнар, гадәттәгечә, югарырак: Мәскәүдә – 15 мең сум, Санкт-Петербургта 14 мең чамасы. Ә 11нче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәләре шактый кыйммәткә төшә. Башкалада чыгарылыш кичәләре бер гаилә өчен уртача 19,5 мең сумга баса. Алай да авыл җирендә хаклар тешләшмидер дип ышанасы килә.
Сүз дә юк, чыгарылыш кичәсе истә кала торган булырга тиеш. Әмма бу кадәр акча түгәргә кирәкме икән?
Индира (кызы 9нчы сыйныфны тәмамлый):
– Соңгы кыңгырауда укытучыларгы бүләккә 1 мең сум җыйган идек. Аннары, истәлеккә фотоальбом эшләттеләр, анысы 3 мең сумга басты. Хәзер чыгарылыш бәйрәменә укытучыларга – гөлләмәләргә, мәктәпкә бүләк сатып алуга акча бирәсе бар. Тантанадан соң район үзәгендәге кафега баралар. Анда тамада, фотограф белешкәннәр. Кафе кеше башына – 2,5-3 мең сум, диделәр. Ата-аналар да бара. Кызым белән икебезгә 6 мең сумга чыгачак. Өстәвенә, һәр баланың исеме язылган пирожноега заказ биргәннәр. Анысына аерым түләргә.
Чыгарылышка күлмәк сатып алмадык әле, хәзер аларның хаклары бик кыйммәт. Әмма баланың сыйныфташларыннан калышасы килми. Мондый бәйрәм көн саен булмый дип, охшаганың алырга тырышасың инде. Туфли алырга туры килсә, тагын акча кирәк. Кыз баланың матур прическа, керфек-тырнак та ясатасы килә. Алары да очсыз түгел: барысы 5 мең сумга басачак. Исәпләсәң, безнең өчен чыгарылыш бәйрәме 20 мең сумга төшәдер.
Бер яктан, бүгенге ата-аналар балаларны очындыралар кебек. Икенче яктан уйласаң, чыгарылыш кичәсе – мәктәп чорының иң истә кала торган бәйрәме. Әмма аны күп акча түкми дә үткәреп булыр иде. Монда инде гаепне балалардан түгел, ата-аналардан эзләргә кирәк, минемчә.
Анна (кызы 9нчы сыйныфны тәмамлый):
– Безнең шәһәрдә чыгарылыш бәйрәмен үткәрү өчен кафе-рестораннарны кышын гына түгел, хәтта көздән үк белешеп куярга кирәк икән. Безнең сыйныф бу хакта язын гына сөйләшә башлады, нәтиҗәдә, буш урын тапмадык. Ахыр чиктә, балаларның күбесе бәйрәмнән баш тарта башлады. Чөнки сыйныфның яртысыннан күбесе унынчыга калырга җыена. Шуңа әле зурдан бәйрәм итми торырга уйладылар. Мәктәпкә аттестат алырга гына барабыз. Укытучыларга, мәктәпкә бүләккә алдан ук акча җыйган идек. Әле кием генә алдык. Артык чыгым булды дип әйтә алмыйм.
Наилә (малае 11нче сыйныфны тәмамлый):
– Әлбәттә, 11нче сыйныфта чыгарылыш кичәсе кирәк дип уйлыйм. Безнең балалар зурлар хәзер, шөкер. Шуңа бәйрәмгә әзерлеккә үзләре дә ихлас кушылды, тантанадан соң кафега барабыз. Чыгымнар күп буласын белә идек, шуңа сентябрьдән үк акча җыя башладык: ата-аналар кайчан мөмкинлекләре бар – шунда тапшырдылар.
Улыбызга чыгарылыш кичәсенә яңа костюм-чалбар сатып алдык. Киләчәккә дә кирәк булачак дип, сыйфатлысын сайладык. Безнең чыгымнар шуның белән бетте, диярлек. Ә менә кызлы гаиләләргә күбрәк акча кирәк. Ахирәтемнең кызы да 11нчене тәмамлый. Артык купшы күлмәк алмасак та, прическа-макияж хакы үзе бер күлмәклек, ди.
Чыгарылыш хакын төгәл генә әйтә алмыйм, шулай да 20 меңнән ким булмыйдыр. Без үскәндә бәйрәмнәр тыйнак иде. Әмма һәр заманның – үз шаукымы. Берзаман, бәлки, мондый купшылык та артта калыр. Кем белә?
Мәктәп белән хушлашу – гомергә бер генә була торган бәйрәм. Иң мөһиме – чыгаралыш кичәләрендә төп урын җылы хисләргә, күңелле хатирәләргә бирелсен. Еллар үтәр, матур күлмәкләр тузар, ә бу кичтә әйтелгән иң кадерле сүзләр, киңәшләр күңел түрендә саклансын.