Уйланырга урын бар
20 июнь 2025, 08:42

“Кыямәт көне” җитәме әллә?

Бүген дөньяның асты-өскә килгән кебек. 

runews24.rurunews24.ru
runews24.ru

 “Кыямәт көне” самолеты буларак билгеле булган “Boeing E-4B Nightwatch” борты Вашингтон янына төшкән. Бу хакта Израильнең матбугат чаралары хәбәр иткән.

Әлеге очкыч 18 июньгә каршы төндә Вашингтон үзәгеннән 24 чакрым ераклыкта урнашкан Мэриленд штатындагы Эндрюс авиабазасына төшкән.

Атом-төш сугышы очрагында АКШ президенты һәм илнең башка югары җитәкчелеге өчен команда пункты булып хезмәт итүче бу борт Луизиана штатындагы Барксдейл хәрби базасында тора һәм һавага бик сирәк күтәрелә.

Әлегә самолетның Вашингтонда төшүенең төгәл сәбәбе билгесез булып кала.

Шулай да бу хәлнең, Израиль Иранга каршы хәрби операция башлагач, Якын Көнчыгышта киеренке вакыйгалар куерган вакытта булуы уйга сала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас