

Израильнең Иранга каршы операциясе башланганнан соң, Кытай Ислам Республикасы ягына ким дигәндә өч йөк самолеты җибәргән.
Беренче очкыч Кытайдан – 14 июньдә, өченчесе 16 июньдә очып китә. Алар Төньяк Кытай буйлап көнбатышка таба юнәлә, Казахстанны кисеп үтә, аннары көньякка, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстанга таба борыла. Шунысы гаҗәп: Иранга якынлашкан саен самолетлар радарлардан югала...
Очышлар планында маршрутның соңгы ноктасы итеп Люксембург күрсәтелгән. Ләкин самолетлар Европа һава киңлегендә күренмәгән.
Рейсларны Boeing 747 йөк очкычлары башкарган. Алар, гадәттә, хәрби техника һәм корал ташу өчен кулланыла, диләр авиация экспертлары.
Кытайның Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка белән мөнәсәбәтләре буенча белгеч Андреа Гизелли әйтүенчә, бу йөкләр “зур кызыксыну уятмый кала алмый, чөнки Кытай Иранга ничектер ярдәм итә ала дигән уйлар бар”. Әгәр Иран режимы җимерелсә, ул Якын Көнчыгышта зур тотрыксызлык тудырачак, бу, ахыр чиктә, Пекинның икътисади һәм энергетика мәнфәгатьләрен какшатачак, ди ул.
Ә бит Иран – безнең илнең дә партнеры. Хәрби ярдәм үк булмаса да, күп өлкәдә килешүләр төзелде.