Уйланырга урын бар
11 июнь 2025, 20:06

Быел бәйрәм тыйнак үтәчәк

Бу юлы акчаларны артистларга һәм салютка тотмыйбыз, диде шәһәр мэры. 

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

12 июнь – Уфаның туган көне. Әмма, 2024 елдан аермалы буларак, быел бәйрәмнәр тыйнак үтәчәк: зур концертлар, йолдызлар һәм салют булмаячак.

– Шәһәр көнен юбилейга караганда да масштаблырак үткәрәсе килә, әлбәттә. Ләкин бүген без махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүне максат итеп куябыз. Шуңа бу юлы акчаны артистларга һәм салютка тотмыйбыз, – диде Уфа мэры Ратмир Мәүлиев.

Алай да бәйрәм чаралары бөтенләй булмый түгел – урындагы коллективларның концертлары көтелә.

– Шәһәр көнен үз көчебез белән үткәрәчәкбез. Иҗат коллективларыбызның, шәһәр урамнарына чыгып, ел буе нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен күрсәтүе дөрестер дә, – ди башкала җитәкчесе.

“Дөрестер” генә түгел, ул шулай булырга тиеш дип өстисе килә. Урындагы иҗат һәм үзешчән коллективлар, үзебезнең артистлар Мәскәү йолдызларыннан һич ким түгел. Гомумән, башкала хезмәт сөючән халкы, бөек шәхесләре, сәләтле кешеләре белән лаеклы горурлана ала.

Уфа төрле милләт һәм дин вәкилләренең уртак йорты булып тора. Бүген аның халкын сугышлар бетеп, йорт-җиребезгә тынычлык кайтсын дигән уртак теләк берләштерә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас