Русиядә хәзер биологик актив өстәмәләрнең (БАД) сыйфат критерийлары закон белән билгеләнәчәк. Бу турыдагы канунны Дәүләт Думасы кабул иткән һәм ил Президенты имзалаган.
Документка ярашлы, 2025 елның 1 сентябреннән БАДларның сыйфат үзенчәлекләрен, шулай ук аларны куллану һәм теркәүне Хөкүмәт билгеләячәк.
Бу өстәмәләрне сәламәтлек өчен хәвефле матдәләр – пестицидлар, агрохимикатлар, мал азыгы өстәмәләре, даруларның аерым төрләрен – кулланып әзерләргә ярамаячак. БАДлар һәм аларны куллануга күрсәтмәләр исемлеге барлыкка киләчәк.
Шулай итеп, табиблар күрсәтмәләр булганда исемлектә теркәлгән БАДларны рәсми рәвештә билгеләү хокукы алачак. Ә сатуга тыелган БАДлар турындагы мәгълүматлы сайтларны бик тиз вакыт эчендә, ягъни судсыз яба алачаклар.
Бу чаралар, бер яктан, биологик актив өстәмәләрне популяррак итәчәк, ә икенче яктан, аларны контрольсез куллануга юл куелмаячак, диләр белгечләр. Югыйсә, БАДлар аркасында сәламәтлеккә зыян килү очраклары юк түгел...