

(Хикәя)
Укытучы – ул бит бик тә бөек исем.
Лаек аңа – югарыдан килгән җисем.
Суыкта да җылыңны бир, син өшемә.
Бу затлы сүзгә, һич тә тап төшермә!
Бер төркем 15-16 яшьлек малайлар урамда туп тибә – футбол уйныйлар иде. Авыл балалары гына түгел, араларында каникулга кайткан шәһәрнекеләр дә бар. Җәйге матур, чалт аяз көн. Уенчылар барысы да спорт киемендә: шортик-футболкадан. Күптән түгел генә уеннарын туктатып, Чиялек күлендә су кереп килделәр. Кояш кыздыруын киметә төшсә дә, яшьләр, футболкаларын салып бәреп уйнады, ярыш кызганнан-кызды.
Көтмәгәндә, туплары мәйданга якынрак торган өйнең бакчасына очты. Ике дә уйлап тормый, Шакир исемле малай, йөгереп барып, койма аша бакча эченә сикерде. Тик ул кабат чыкмады. Иптәшләре аның исеме белән кычкырды, чакыра башлады. Аны ашыктырдылар, чөнки бик шәп барган уеннарын тизрәк дәвам итәселәре килә иде. Инде Шакир артыннан бакчага якынлаша башлаган төркем койма артыннан калкып чыккан аның шома башын күреп калды. Ул шыпырт кына иптәшләре янына килде дә:
–Вәт анда кыя-я-яр!-диде.
Шунда гына үзләренең инде байтак вакыт тәгаем ризык капмаганнарын, ачыгуларын тойган малайларда уен әсәре бетте. Шулай да, теләр-теләмәс кенә уйнаштырган булып, эңгер-меңгерне көчкә җиткереп, аларкыяр бакчасына төште.
– Кирәкми, егетләр! – диде, араларыннан берсе. Ул шушы авылныкы, Анзор исемле иде:
– Кеше әйберенә тотынырга ярамый!
– Нәрсә, син, карга оясына егылып төшкән сандугач баласыдай кыланасың, Миңлебай? (Миңлебай-аның кушаматы иде ) Берүзең чиста булып калырга тырышасыңмы? Тиз бул! Сикер бу якка!-дип кычкырды, инде күптән бакчада кыяр түтәленә ябышкан Шакир. Башкалар дәррәү аның сүзләрен күтәреп алды. Берәм-берәм койманың теге ягына ыргыдылар. Кайсылары, үзе сыярлык итеп, коймаларны аралый башлады. Кесәләрен, капчык иткән футболкаларын кыяр белән тутырган яшүсмерләр, кабат койма аша,”ә”дигәнче, урам ягына сикерделәр. Чыгып барганда берсе – Даужан исемле шәһәр егете, Анзорның кулына зур гына бер кыяр кыстырырга да онытмады:
– Кыяр өзмәгән була, килештереп, кергәнсең бит инде. Шулай булгач, син дә карак!– диде, коймага үрмәләгән җиреннән.
Кулына кыстырылган кыяры төшеп китте Анзорның – алдында йорт хуҗасы, димәк, бакча хуҗасы, димәк, кыярларның да хуҗасы, биология укытучысы Исмәтулла абыйлары басып тора иде. – Ә-ә-ә, каптыңмы кармакка? Отличник!-диде ул, ажгырып, җинаятьче тоткан кыяфәттә. Берлинны алган диярсең, утлы карашлары белән, танк кебек, изеп-сытып, яндырып, малайның каршысына ук килеп басты да:
– Син – Хәтимә малае бит?! – диде.
Багана башындагы лампочка, нәкъ менә аларны яктыртып, кабынган мәлдә Анзорны танымау мөмкин түгел иде. Авылда гына түгел, районда берәү ул. Сөлек кебек. Озын буйлы, төз гәүдәле, кара чәчле, ак йөзле, зәңгәр күзле галәмәт чибәр егетнең – нәкъ әнисенеке кебек, авыз читендә генә - уң яклап миңе дә бар. Һәм, аңа шул миңе дә, үзгә бер, әйтеп бетергесез, сөйкемлелек өсти иде. Хәзер килеп, менә ул – карак!
–Күрсәтермен әле мин сиңа, моннан ары “биш”лене, – дип янады Исмәтулла, егеткә ачулы ысылдап. — Әйтсәң булмый идемени, ул – укытучы бакчасы, кеше әйберен урларга ярамый, дип әйтсәң булмый идемени?–дип, кат-кат кабатлады укытучы абыйсы. —Бөтен хулиганны, шәһәр шалапаннарын минем бакчама гына җыеп алып килгәнсең, кыяр буры!–дип, соңгы сүзен шәрран яруы булды,”чаж-ж-ж-ж-ж” иткән тавыш-төнге авылны яңгыратты. Ул, бар ярсуын кушып, мал куа торган чыбыркысы белән, егетнең шәрә аякларына сыдырган иде. Бер тапкыр сукты, әмма берәгәйле булды.
Әрнүенә көчкә түзеп торса да, “ләм-мим”сүз катмады егет. Акланып та маташмады. Сугылудан курыкмады ул. Ә менә, “бур” дигән даны бөтен авылга таралса, кызларга ишетелсә, әнисенә җиткерсәләр, дигән коточкыч уйлардан курыкты ул. Йөрәге, аягына караганда да ныграк әрнеде. Егет аягындагы яра – язгы чәчүгә төшкән трактор кара җирне сөреп киткән буразна эзе кебек сузылган иде. Тирән җәрәхәттән шарлап кан акты... -
2-
Ашыгыч рәвештә олы яшьләрдәге бер картны шәһәр хастаханәсенә китерделәр. Бабай бик авыр хәлдә иде. Якын-тирәдә генә түгел, ә бар дөньяга билгеле, үз эшенең остасы, тәҗрибәле яхшы белгеч, сәләтле табиб-хирург аның йөрәгенә катлаулы операция ясады.
...Бабай, күзләрен тәү тапкыр ачканда, каршысында аның кыл өстендәге гомерен саклап калучы, икенче тапкыр яшәү бүләк итүче, гомер өстәүче-кодрәтле Аллаһ колы - яшь табиб басып тора иде! Әлбәттә, ул Исмәтулла бабайны тәүге көннән үк таныды. Теге вакыйгадан соң Анзорны биология фәненнән “өчле”билгеләре куеп интектергән һәм гел “биш”кә генә укыган егетнең аттестатында бер биология фәненнән генә торган “өчле”не төзәтмәгән укытучы – Исмәтулла картка гына, үзен коткарган табибның кем икәнлеге соңлабрак барып ирешелде! “Син бит Хәтимә малае”, – дип әйтү кирәкми иде инде. Миңе дә, нәкъ Хәтимәнеке кебек! Миңе дә, нәкъ үз урынында иде! Исмәтулла карт, омтылып-омтылып, гафу гына сорамакчы булды. Ләкин иң кирәкле сүзләрен чыгара алмады. Аның сагышлы күзләреннән, сыгылып, бер генә тамчы күз яше тәгәрәп төште. Әмма, берәгәйле иде ул – бер бөртек күз яше! Анда – гафу үтенү, газаплы үкенү, чиксез рәхмәт ярылып ята иде. Әлегә өнен чыгара алмаса да, барсын да күреп, ишетеп ятты ул. Җиңел сулап куйган табиб – Анзор, балачактан ук таныш булган пациенткаелмаеп:
–Әфарин! Операция уңышлы үтте! Организмың ныклы икән. Арытаба шәбәячәксең. Әле дөбердәтеп йөрерсең, җимертеп эшләрсең, бакча тутырып кыярлар үстерерсең, –диде.
Зөлфия Газиева.
Фото: mineconomy