Уйланырга урын бар
11 июнь 2025, 09:43

Кымыз һәм квас энергетик эчемлекләрме?

Башкортстанда алкогольсез энергетикларны сатуны тыю турындагы закон бу эчемлекләргә дә кагылырмы?

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Башкортстан Башлыгы алкогольсез энергетикларны сатуны тыю турындагы канунга кул куйды. Аны Корылтай депутатлары кабул итте. Яңалыклар 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

Закон мәктәпләр, университетлар, уку һәм дәвалау йортлары, театрлар, физик культура һәм спорт учреждениеләре янында урнашкан сәүдә нокталарында алкогольсез, энергия өстәүче эчемлекләрне сатуны тулысынча тыюны күздә тота.

Шул сәбәпле, кымыз һәм квас энергетик эчемлекләргә карыймы дигән сораулар туды. Юк, дип җавап биргәннәр Дәүләт Җыелышы – Корылтайда.

Төбәк парламенты спикеры Константин Толкачев сүзләренчә, традицион табигый эчемлекләр алкогольсез эчемлекләр билгеләмәсенә эләкми. Русия Федерациясенең милли стандарты нигезендә, энергетик эчемлекләрдә кофеин һәм/яки үсемлек экстрактлары (гуараннар, матэ, женьшень, лимонник, элеутерококк) булырга тиеш. Квас һәм кымызда санап үтелгән ингредиентлар булмаганлыктан, аларны энергетикларга кертергә ярамый.

Димәк, аларга Башкортстанда кертелгән чикләүләр кагылмый.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас