

Шундый сорау белән мәрәҗәгать иттеләр. Авыл җире булсынмы ул, шәһәрме – күпләр эт яки песи асрый. Алай гына да түгел, йортларында декоратив куян, күсе, попугай һәм башка җан ияләре асраган кешеләр дә күп. Кызганычка каршы, җәнлекләр дә үлә. Яраткан дүрт аяклы дусны, песи яки куянны кайда күмәргә? Дачада яки бакчада җирләргә ярыймы?
"Хайваннарны, җәнлекләрне дача, бакча территориясендә күмәргә ярамый, - дип аңлата бу уңайдан юрист Александр Карабанов. - Аларны гомумән күмәргә ярамый, кремацияләргә генә мөмкин. "Терлекләрне яндыруны Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының „Биологик калдыкларны җыю, саклау, күчерү, утильләштерү һәм юкка чыгаруның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында“гы (11.11.2024 елда дөнья күргән 677нчы санлы приказ) боерыгы йөкли. Шуңа күрә законны үтәмәүчеләрне 4 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф көтә. Әгәр үлгән җан иясен юридик зат законсыз җирләсә, штраф шактый күбрәк булачак – 500 меңнән 700 мең сумга кадәр”.
Әлбәттә, берәр аулак урын табып, беркем дә күрмәгәндә этен яки песиен күмеп куярга теләүчеләр һәрвакыт табыла. Әмма онытмагыз: Русиядә йорт хайваннарының гәүдәләрен мөстәкыйль күмү катгый тыелган. Һәм бу чикләү санитар-эпидемиологик хәвефсезлек белән бәйле.
Биолог Павел Глазков аңлатуынча, бакча яки дача участогында җирләнгән хайван мәете кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен зур куркыныч тудыра. Бу авыруларның килеп чыгуында да, табигый процессларның бозылуында да чагылырга мөмкин.
"Җәнлек үлү белән, ничек кенә кызганыч яңгырамасын, ул биологик калдыкка әверелә. Беренчедән, таркала торган мәет туфрак, җир асты суларының пычрануына китерә, һәм бу барыннан да элек кеше сәламәтлеге өчен куркыныч. Таркалучы гәүдә туфракның уңдырышлылыгын, бөтен экосистемасын боза”, - ди Глазков.
Биолог-таксидермист раславынча,таркалучы мәет кимерүчеләрне һәм бөҗәкләрне җәлеп итә. Начар исләр барлыкка килә, соңыннан җиргә мәет агуы бүленеп чыга. Җәнлекнең мәетен күмгәннән соң, үлек агуы күрше участокларга да таралачак”, - ди Глазков.
Фото:Башинформ